Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан гаиләләре дәүләттән төрле ярдәм чаралары ала

Бу хакта бүген төбәк белән идарә итү үзәге оештырган туры эфирда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

Боларга ана (гаилә) капиталы, бердәм пособие, йөклелек һәм бала табу буенча пособие, бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр керә.

«Биш ел элек без балалы гаиләләргә ярдәм итүнең шундый бербөтен системасы булдырылачагын күз алдына да китерә алмадык. Бүгенге көндә балалары булган һәр гаилә, яшенә карамастан, һәр балага дәүләт тарафыннан ярдәм чараларына дәгъва итә ала. Хәзер бу система эшли, һәм аңа барысы да ияләшкән», — дип билгеләп үтте Эдуард Вафин.

Гаиләләр шулай ук өч яшькә кадәрге бала туу сәбәпле айлык түләүләр, бер яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча айлык пособие, баланы гаиләгә тапшырганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр ала. Әти-әниләргә инвалид балаларны карау өчен өстәмә түләүле ял көннәре, шулай ук айлык компенсация түләүләре бирелә.

Гаилә елына багышланган туры эфирлар атна саен Татарстанның ЦУР рәсми аккаунтында уза. Эфирлар Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Гаилә елы планнарын тормышка ашыру кысаларында куелган бурычларга багышлана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев