Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Таң» – Керәшен Сәрдәсе авылында беренче булып төзелгән ансамбль

«Таң» вокал-инструменталь ансамбле Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында иң беренче булып төзелгән ансамбль.

Аның тәүге тапкыр сәхнәгә аяк басуы 1982 елда була. Составында бәрмә инструментларда - Иванов Виссарион, клавишаларда – Яковлев Александр, бас-гитарада – Семенов Александр, ритм-гитарада Дементьев Алексей, гармунда - Чукин Анатолий, ә инде төп солистлар булып Вараксина Ольга, Баширова Лидия, Фадеева Ольга, Никитина Рәкыя һәм Козлова Елена чыгыш ясый. Ансамбль эшләү дәверендә зур казанышларга ия була.

«Әлеге «ТАҢ» ансамбленең барлыкка килүенә сәбәп бер генә, ул да булса «Заря» колхозының еллык отчет жыелышы. Язгы сабан туйлары җитте, гадәттәгечә районга концерт программасы белән барырга кирәк, беренче тапкыр Керәшен Сәрдәсе мәданият йортында оештырылган ВИА чыгышы булырга тиеш. Шулай итеп, Питрәч сабан туенда «ТАҢ» инструменталь ансабленең сәхнәгә беренче чыгуы булды. Беренче җырыбыз «За тех кто в море» дип атала иде, ул җырны башкаргач, кул чабуга, егетләр дәртләнеп китте.

Искәрмә: Соңгы ике фотода «ТАҢ» Ансамбеле чыгышы түгел, чөнки бу кичәне беренче тапкыр оештырганда ВИА «ТАҢ» планга кермәгән дә иде әле. Ике соңгы фотоларда беренче мәртәбә уздырылган «Солдат хатлары укыганда» дигән кичәдән күренеш. Мин мәдәният йорты директоры вазифасын үти башлаганда клубта ике ватык баян белән пианинодан башка музыкль инструментар юк инде. Алексей белән Борис үзләренең шәхси гитараларында уйныйлар», – дип язды Григорий Дементьев .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев