Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй балалары Александр Исаков ясаган тауда шуа

Зәй районы Сәвәләй авылы балалары көн саен шау-гөр килеп тау шуалар

Авылда яшәүче Александр Исаков күп еллар авыл балаларына әнә шундый бүләк ясый.

“Александр дәдәй һәр эшен чын күңелен биреп башкара. Артыгын сөйләшми, аңа тормыш иптәше Валентина да һәр эшендә ярдәм итеп тора.  Сәвәләйлеләр шундый изге эше өчен аларга рәхмәте”,- ди авыл мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Алар тыкрыкны җәен дә карап тәртиптә тоталар, чүп үләннәрен чабып-чистартып торалар икән. Ә кыш көне балаларга шундый тау ясыйлар. 

-Балаларның да күңелләрен күрмәгәч, рәхәтләнеп шусыннар, бер шөгыль бит ул аларга, -ди Александр Исаков.

Чыннан да, телефоннарда, комьпютер каршында утыруга карганда, саф һавада тау шуу бик файдалы бит.
-Һәркөн чыгып, карап торам балаларның шуганын. Чыр-чу киләләр. Балалар тавышыннан урам гөрләп тора, -ди Валентина түти.
Кешегә изгелек эшлим, шатлык бүләк итим дисәң, әллә ни күп кирәкми шул,  акчалар да сарыф итәсе юк.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев