Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Светлана Иванова: "Конкурста катнашып, үземне, чыннан да, бу исемгә лаеклы икәнемне исбатладым"

Мамадыш чибяре Светлана Иванова белән блиц-интервью.

- “Кряшен чибяре”нә илткән юлың турында сөйләп кит әле. Бу титулны яулау турында кайчан уйлана башладың?

- “Кряшен чибяре” конкурсын беренче тапкыр 7 яшемдә, әти-әни белән Питрауга баргач, күрдем. Шул көннән бу бәйге күңелемә кереп калды. Әнием әйткән сүзләремне гел искә төшерә иде: “Мин дә үскәч керәшен чибәре булам!” – дигәнмен. Бу сүзләрдән күпме вакыт узган - инде үсеп, үзем дә "Кряшен чибяре"ндә катнашырга өлгердем.

- Әлеге титул ни өчен кирәк сиңа?

- Җиңәрмен дип, уйламадым да. Үзенчәлекле әзерләнү процессы ошады. Бу конкурс үзеңне төрле яктан ачарга мөмкинлек бирә. Шуңа “Кряшен чибяре” белән тормышымның шатлыклы һәм бәхетле мизгелләре бәйле. Конкурста катнашып, үземне, чыннан да, бу исемгә лаеклы икәнемне исбатладым.

- Әзерләнү авыр булдымы соң?

- Эш белән мавыгып китеп, авырлыгы сизелмәде дә.

- Киләсе елларда төп таҗ өчен көрәшергә уйлыйсыңмы?

- Андый мөмкинлек туса, әлбәттә, катнашам.

- "Мамадыш кряшен чибяре” титулы синең өчен нәрсә ул?

- Титулны алу минем өчен зур сөенеч тә, җаваплылык та булды. Шушы исемне лаеклы йөртергә язсын.

- Конкурс дәвамында төп таянычың кем булды?

- Конкурс барышында туганнарым, гаиләм, дусларым гел янымда булып, көч биреп тордылар.

 

Алиса Аглеева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев