Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Спорт дөнья халыкларын берләштерергә тиеш

Олимпия уеннарына да сәясәт, икътисад тыкшына

Кытайдагы Олимпия уеннарында спортчылары катнашса да, 10нан  артык илнең рәсми вәкилләре һәм җанатарлары килмәгән. Алар арасында  АКШ, Бөекбритания, Канада, Австралия, Бельгия, Дания һәм Япония кебек илләр бар.

1980 елда Мәскәүдә уздырылган җәйге Олимпия уеннарына 60тан артык ил, әле гомумән, спортчысын да җибәрмәгән булган. Ярый, ул чагында чит илләр “совет уеннары”на килмибез дип бойкот игълан иткәннәр. 

Ә бу юлы спортчыларын җибәрсәләр дә, төрлечә басым ясау бара. Әйтик, Канада спортның шул ук фигуралы шуу төрен Олимпия уеннары исемелегеннән төшереп калдыру турында сүз алып бара. Бу төрдә безнең Россия спортчыларын куып җитеп узып китәрдәй талантлар башка илләрдә юк шул әле. Фигуралы шуу буенча команда турнирында 15 яшьлек Камилә Вәлиеваның Россиягә җиңү китерүе дә ошамаган – спортчыдан допинг эзләп азапланалар. ISU советы Олимпия уеннарында катнашу хокукын 16 яшь итеп билгеләргә дигән тәкъдим белән чыккан инде. Әле тагын ниләр уйлап табырлар...

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев