Синоптиклар Февраль башында Россиядә җылы һава торышы булыр дип фаразлый
Уртача температура илнең бөтен территориясендә диярлек нормадан югарырак булачак
Февраль башы Россиянең бөтен территориясендә диярлек җылы һава торышы, температура климатик нормадан югарырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
«Февраль башында уртача температура илнең бөтен территориясендә диярлек нормадан югарырак булачак», — диде ул.
Вильфанд ачыклык керткәнчә, биредә айның беренче көннәре хакында сүз бара. Гидрометеоүзәк февральдәге уртача айлык температурага бәйле фаразын 31 гыйнварда тәкъдим итәчәк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев