Оештыручылар «Нардуган», «Күзбәйләү», «Итек», «Әбәкле» кебек милли хәрәкәтле уеннар уздырган.
31 январь Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Балыклы авылы китапханәсендә балалар өчен "Забавы у печки" дип аталган фольклор уеннар программасы узган.

Авыл клубы хезмәткәрләре һәм "Туганайлар" керәшен ансамбле катнашучылары балаларга керәшен халкының көнкүреш традицияләре турында сөйләгән. Музей фондында булган экспонатларны күрсәтеп, пич һәм хуҗалык әйберләре белән бәйле нечкәлекләрне сөйләгәннәр. Шулай ук, балалар бергәләп пич турында сөйләнелгән халык әкиятләрен дә искә алганнар, тематик викторина сорауларына да җавап биргәннәр.

Аннан соң, оештыручылар "Нардуган", "Күзбәйләү", "Итек", "Әбәкле", "Кое-инеш" кебек милли хәрәкәтле уеннар уздырган.
Балалар арасында төрле яшьтәгеләре булуына карамастан, барысы да кызыксынып, программада актив катнашкан.
Фото: Новобалыклинский сельский Дом культуры
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев