Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шикәргә, тозга, дөгегә һәм башкаларга ихтыяҗ кимегән

3 марттан 9 мартка татарстанлылар 1 мең тоннадан артык шикәр һәм 360 тоннадан артык тоз сатып алган

Татарстанда шикәр һәм тозга сорау март башы белән чагыштырганда 3,5 тапкыр кимегән. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шул турыда сөйләде. Дөгегә сорау өч тапкырга, үсемлек маена 2,8 тапкыр кимеде, дип өстәде Татарстанның Икътисад министрлыгы башлыгы.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, иң зур ихтыяҗ 3 марттан 9 мартка кадәр булган. Ул вакытта татарстанлылар 1 мең тоннадан артык шикәр һәм 360 тоннадан артык тоз сатып алган.

Татарстанда азык-төлек запасы җитәрлек, диде Шаһиәхмәтов. Ул искәрткәнчә, 19 марттан республика шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. «Ваклап сату челтәрендә сорау дәрәҗәсе тотрыклануга карамастан, кайбер позицияләр буенча тәэмин итүнең арттырылган күләмнәре сакланачак», - дип белдерде министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов ассызыклаганча, муниципаль берәмлекләр белән берлектә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәүдә челтәрләрендә азык-төлек запасларына көн саен мониторинг үткәрә.

«Кибетләрдә төп товарлар күләме республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Сәүдә предприятиеләре беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин ителгән», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры.  Ул шулай ук эшче төркемнең товар запасларының тотрыклылыгын тәэмин итүне даими контролендә тотуы турында әйтте.

«Сез тәэмин итүчеләр, федераль челтәрләр белән бик яхшы эш башкардыгыз. Бу теманы контрольдә тотыгыз», - диде республиканың Икътисад министрына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев