Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражда мемориаль комплексны тулыландыру эше дәвам итә

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган мемориаль комплекс ачылган иде.

Мемориаль комплексны тулыландыру буенча эш туктап тормый, бүгенге көндә дә дәвам итә. Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышына улларын, кызларын озаткан аналар, тыл ветераннары, тол хатыннар истәлегенә постаментлар ясап, урнаштырылды. Бу эшләрне Алексей Герасимов, Александр Чернов оныклары Никита, Кирилл белән башкарып чыкты.

Мемориаль комплексны булдыру буенча эшне башлап йөрүче, җаны-тәне белән шушы эшкә бирелгән мәрхүм Григорий Иванов истәлек такталарны урнаштыруны нәкъ шулай күз алдына китергән иде, - ди мәдәният йорты директоры Алексей Герасимов.

Комплексны булдыруга, аны тулыландыруга үзләреннән өлеш кертүчеләргә сарсазбагражлылар рәхмәтле.

Бөек Ватан сугышына Сарсаз-Баграж авылыннан 248 кеше киткән, шуларның 132се кире әйләнеп кайтмаган, яу кырларында ятып калган. Беркем дә, бер нәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Әлеге мемориаль комплекс каһарман авылдашларның якты истәлеге булып тора, авылга кунакка кайтучылар биредә булып, якыннарын, туганнарын искә ала.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев