Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” фольклор ансамбле Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең тавыш яздыру студиясендә җыр яздырды

18 майда Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” фольклор ансамбле Казанга шәһәренә сәфәр кылды

Агымдагы елның февраль аенда XII республикакүләм “Туым җондозы” конкурс-фестивалендә мәктәбебезнең “Сандугач” фольклор ансамбле тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясап, I һәм III дәрәҗә лауреат дипломнарына ия булганнар иде. Республика керәшен оешмасының башкарма комитет җитәкчесе һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Даниловна Белоусова “Сандугач” ансамбленә сертификат тапшырды. Әлеге сертификат Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең тавыш яздыру студиясендә җыр язу хокукы бирә.

Мәдәни үзәк белгечләре сандугачлыларны җыр яздырырга күптән көтәләр иде инде. 18 майда Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” фольклор ансамбле Казанга шәһәренә сәфәр кылды. Сандугачлыларны мәдәни үзәктә бик җылы каршы алдылар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәенов балалар белән бик җылы мөнәсәбәттә эшләде, җырлар яздырды. Геннадий Михайлович Макаров балаларга мастер-класс үткәрде: яңа керәшен җырлары белән таныштырды һәм думбрада уйнау серләрен ачты. Мәдәни үзәк янында гына урнашкан Тихвин чиркәвенә дә алып керделәр. Отец Алексей балаларны үзе каршы алып, храмның тарихы турында сөйләде.

Шулай ук Казан белән танышырга да мөмкинлек тудырылган иде. Казан Кремленә һәм Бауман урамына экскурсия оештырылды. Мәдәни үзәктә эшләүче Сөмбелә башкала турында сөйләде, тарихи урыннар белән таныштырып йөрде. Балалар сөяхәттән бик канәгать, күңелләре булып кайттылар.

Әлеге сәяхәтне оештыруда үзләреннән зур өлешләрен керткән Людмила Даниловна Белоусовага, Азат Хөсәеновка, Геннадий Макаровка, Казанга барып кайтырга автобус биргән Зәйнең мәдәният бүлегенә – “Сандугач” балалар фольклар ансамбле җитәкчесе Петр Петрович  Утяганов һәм балаларның әти-әниләре рәхмәт әйттеләр.

Ирина Чернова, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев