Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбе коллективы рәхмәт әйтә

Коллектив район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерә

Ел саен Сарсаз-Баграж мәктәбендә районнан X сыйныфта укучы егетләр арасында хәрби-кыр җыены үткәрелә. Хәрби-кыр җыены - тәрбиянең бер төре ул.  Әлеге җыенның төп максаты – егетләрдә туган илгә, Ватанга карата мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек хисен, сабырлык, тыйнаклык, батырлык сыйфатларын тәрбияләү.

Соңгы елларда егетләр белән строй әзерлеге уза торган урын начарланган иде. Район Советы депутаты Эдуард Галеев   шушы урынга асфальт җәю тәкъдиме белән чыкты һәм район башлыгы Разиф Каримов  әлеге тәкъдимне хуплады. Нәтиҗәдә мәктәпкә керә торган юлга һәм мәктәп алдына бик яхшы итеп асфальт юл салынды. Бу эшне Ринат Нагаев җитәкчелегендә “Дор Строй” юл-төзелеш компаниясе тиз арада сыйфатлы итеп башкарып чыкты.

 “Мәктәп коллективы юл салуда ярдәм иткән район башлыгы Разиф Галиевичка  һәм депутатыбыз Эдуард Шәйхенуровичка  зур рәхмәтле. Алга таба эшләрендә уңышлар теләп калабыз”, - ди Сарсаз-Баграж мәктәбе коллективы.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев