Сарсаз-Баграж авылы үзешчәннәре спектакль куйдылар
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылы үзешчәннәре спектакль куйдылар

Сарсаз-Баграж артистлары әлеге спектакльне аеруча бер ихласлык белән башкарды.

4 март көнне, Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы үзешчәннәре Дүрт-Мунча, Югары Пәнәче, Чыбыклы авылларына барып тамашачылар игътибарына Хәбир Ибрахимның «Артык гомер» драмасын куйганнар.

«Авыл халкы спектакльләрне бик ярата. Шуңа да мондый чараларга зал тутырып киләләр. Тамашачылар бу юлы да бик җылы кабул иттеләр. Табын әзерләп, кунак иттеләр. Әле тагын башка авылларга да чыгарга дип планлаштырабыз», — диде авылның мәдәният йорты җитәкчесе Алексей Герасимов.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев