Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман районы керәшеннәре үз асылын саклый

Сарман муниципаль районы сессиясендә депутатлар җирле керәшен оешмасы эшчәнлегенә кагылышлы докладны тыңлап, уңай бәя бирделәр.

Аерым алганда, Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова үз районнарындагы Ләке, Түбән Чыршылы, Наратасты һәм Баткакның керәшен авыллары булуын телгә алды. Ул авылларда Рождество, Качману, Олы  көн, Покрау бәйрәмнәре зурлап оештырыла. Һәр керәшен авылында ата-ана, туганнарны искә алу көне – пуминкалар уздыру гадәте бар. Пуминка алдыннан, авыллардагы зиратлар җыештырыла, каберлекләр тәртипкә китерелә.

Керәшен авылларыннан бары тик Ләкедә генә чиркәү бар. Изге апостоллар Петр һәм Павел исемндәге ул чиркәү приходы, рәсми рәвештә, 2012 елда теркәлгән. Шунлыктан, Сарманда Ләкене керәшеннәрнең культура үзәге дип йөртәләр (данлыклы “Игәнә” фольклор ансамбле дә шушы авылныкы).12 июльдә район күләмендә уздырылган Ләке Питравы быел 800гә якын кешене җыйды.

Наратасты авылында, Питрауга туры китереп, Авыл көне үткәрү гадәте бар. Җыр-биюле ул бәйрәмдә ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала, киләсе ел өчен планнар корыла. Наратасты авылының иҗтимагый тормышында активлык күрсәтүче, авылның ныклы терәкләре Марс Егоров, Сергей Макаров, Михаил Данилов, Михаил Карпов һәм Алексей Лабашов – райондагы башка керәшеннәргә үрнәк. Наратасты халкы авыл тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә, “Игәнәле Наратасты” китабы басылып чыгуы шуны раслый. Ләке авылының да тарихына кагылышлы архив документларын өйрәнү, туплау эшләре бара. Алга таба Ләке һәм райондагы башка керәшен авыллары турында да китаплар бастырырга кирәк. 

Сарман районы җирле керәшен җәмгыяте районыбыз, республикабыз һәм илебезнең киләчәге булган яшь буында толерантлык һәм патриотлык хисләре тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирә. Петровка-Завод урта мәктәбендә укучы балаларның “Айбагыр” фольклор ансамблен шуңа мисал итеп китерергә була. Ләке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Римма Тимирова җитәкчелегендә ансамбльгә йөрүче керәшен, татар, рус балалары төрле милләтләрнең җырларын, биюләрен өйрәнәләр.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев