Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган тантанада катнашты
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган тантанада катнашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Корстон” залында, республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Бу – чын мәгънәсендә зур, матур бәйрәм. Бүген без юлыбызда очраган киртәләргә, авырлыкларга, климат үзгәрешләренә карамастан, 3,8 млн тонна иген уңышы белән мактана алабыз. Сөт буенча да республика позициясе 1,8 млн тонна. 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 500 мең тоннадан артык ит — болар барысы да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңышы. Бу – биредә утыручы игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, белгечләр, шулай ук авыл хуҗалыгы ветераннары хезмәте дә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент “Урак – 2018” кампаниясенә өлеш керткән партнерларын да билгеләп үзды, инвесторларга да рәхмәт сүзләре ирештерде.

“Авыл ул – республиканың нигезе. Без авылда яшәгән кешеләргә таянабыз. Бүген республикада 450 мең шәхси хуҗалык, 4 мең 600 фермер хуҗалыгы, 1200гә якын гаилә фермасы бар. Бу – шулай ук безнең авылларга алга таба да үсү һәм чәчәк ату өчен кирәкле ресурс һәм байлык”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов авыл кешеләренә дә мөрәҗәгать итте: “Без авылдагы хезмәтнең җиңел түгеллеген аңлыйбыз. Бу процесста иң мөһиме – кешеләр. Алар – авыл тормышында, беренче планда кайнаучылар. Бүген бу кешеләрне хөрмәтләп, рәхмәт сүзләрен әйтәбез. 
Авыл хуҗалыгы ул – таяну ноктасы. Без аңа ярдәм итеп килдек һәм алга таба да ярдәм итәчәкбез. Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлап, исәнлек һәм уңышлар телим. Киләчәктә дә республикабызда агросәнәгать тармагы алга барсын”, - диде Татарстан Президенты. Тәбрикләү сүзләреннән соң, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантанада Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм эре агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, шул исәптән, “Ак Барс” Холдинг” компаниясенең генераль директоры Иван Егоров, район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты. Чарада “Кряшен чибяре – 2018” Алиса Исакова, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгыларның берсе булган Мамадыш районын тәкъдим итеп, кунаклар өстәленә ипи чыгарды.

Мәгълүмат "Татар-инфорт" материалларыннан алынды
Салават Камалетдинов фотолары

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Почему бы не выкладывать перевод в конце?