Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: «Барлык милләтләр дә үз мәдәниятен һәм үзтәңгәллеген сакларга тиеш»

31 январь көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Чарага республиканың мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар җыелды. Чакырылган кунаклардан Мәскәү Хөкүмәте министры, Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты җитәкчәсе Александр Кибовский, «Роскультцентр» директоры Марина Абрамова, Россия мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев та бар иде.

Коллегиядә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова һәм "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков та катнашты. 

Шулай ук, «Казан Экспо» холлында республиканың күпмилләтле мәдәниятләре төрлелеген күрсәтүче күргәзмә оештырылган иде. Мәдәни-ял учреждениеләре интерактив программа тәкъдим итте, ә декоратив-гамәли сәнгать осталары үзләренең иҗади эшләрен күрсәтте. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк каршында эшләп килүче "Казансу" фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. 

Коллегия утырышын республикада мәдәни ел йомгакларына багышланган доклады белән мәдәният министры Ирада Əюпова ачып җибәрде. Шулай ук, ул 2023 елда гамәлгә куелачак проектлар, планнар турында сөйләп китте. 

Президент Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында берничә төп мәсьәләгә тукталды.

«Үткән ел мәдәният тармагында инфраструктура үсеше өчен 2,5 млрд сумнан артык акча бирелде. «Мәдәният» илкүләм проектының федераль максатчан күрсәткечләренә ирешелгән. Мәдәният объектларына федераль һәм республика бюджетыннан проект-реставрация-ремонт эшләренә финанслар күләме 4 млрд сумнан артык, – диде ул. – Матур диварлар гына әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – мәдәният объектлары буш булмасын. Алар кешеләрнең мәдәни һәм рухи үсешенә юнәлдерелгән эчтәлек белән тулсын иде. Без бина төзербез ул. Ә белгечләр булмаса теләгән нәтиҗә булмаячак. Безнең кайбер муниципалитетларның активлыгы җитмәве дә әйтелде. Бу яшь буынны тәрбияләү. Игътибар итсәк иде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының милли колоритны популярлаштыру елы булырга тиешлеген ассызыклады. «Барлык милләтләр дә үз мәдәниятен һәм үзтәңгәллеген сакларга тиеш», - диде ул.

Фото: татар-информ, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яков Емельянов коллегия Министерства культуры Культурный центр имени Я.Емельянова