Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиягә каршы санкциядән чит илләр зыян күрә

Россиягә каршы кулланыла торган санкциядән бер Япониянең генә дә 7 сәүдә-инвестиция корпорациясенә 2 миллиард доллар зыян килгән

Ул корпорацияләр – Mitsui,  Mitsubihi, Itochu, Sumitomo һәм Marubeni.  Шул ук вакытта Япония бизнесы “Сахалин-1”, “Сахалин-2” проектларыннан баш тартырга җыенмый. Япониянең икътисад, сәүдә һәм промышленность министры Коити Хагидуа моның үз илләре өчен нефть һәм сыегайтылган газ алу чыганагы булуын әйткән.

Шулай ук, Европаның Россия газын сатып ала торган  компанияләреннән 20се, ягулык өчен рус акчасы белән түләү максатыннан,  “Газпромбанк”та счет ачкан. Тагын 14е шундый счет ачу өчен тиешле документларны соратып алдырган. Дөнья күләмендә икътисад агентлыгы булган Bloomberg мәгълүматы шуны күрсәтә.

Россияне бар дөньядан бикләү өчен кулланыла торган санкция шартларында, Африканың берничә иле Мәскәүдән ярдәм һәм, шулай ук, ашлама, азык-төлек сораган. 

Берләшкән милләтләр оешмасы (ООН) генераль секретаре  Антонио Гуттериш дөнья базарына Россиядән – продукция, ә Белоруссиядән ашлама чыгару мөһим дип саный. Чөнки ООНдагылар белдергәнчә, Европа илләре алып бара торган сәясәт бөтен дөньяны    азык-төлек кризисына китергән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев