Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә 1 февральдән социаль түләүләр арта

Михаил Мишустин авырлы хатыннарга бер тапкыр һәм бала караган өчен ай саен бирелә торган пособиенең артуын да әйтте

Балалы гаиләләргә, инвалидларга, ветераннарга һәм Россия геройларына, шулай ук җитештерүдә зыян күргән кешеләргә бирелә торган социаль түләүләр 1 февральдән 8,4 процентка индексацияләнә.

«Ел саен 1 февральдән алар өчен социаль пособие һәм түләүләрнең күләме арта. Быел әлеге гражданнарга бирелә торган түләүләр Президент кушуы буенча 8,4 процентка артачак», — диде Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин кабинет әгъзалары белән киңәшмәдә. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Премьер сүзләренчә, бу төркемнәр аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Моннан тыш Мишустин авырлы хатыннарга бер тапкыр һәм бала караган өчен ай саен бирелүче пособиенең артуын да әйтте.

Беренче балага бирелә торган ана капиталы — 524 мең сумга, икенче һәм аннан соңгы балаларга 693 мең сумга кадәр арта, диелә хәбәрдә.

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев