Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиянең Европа өлешендә әбиләр чуагының өч дулкыны булачак

Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләрне быел әбиләр чуагының өч дулкыны көтә. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец сөйләде.

«Алда безне әбиләр чуагының берничә дулкыны көтә. Ул яшь, классик һәм өлкән була, алар безнең ил территориясенә төрле вакыт аралыгында киләчәк», — диде синоптик.

Белгеч сүзләренчә, яшь әбиләр чуагы гадәттә август ахырында һәм сентябрь башында, классик әбиләр чуагы сентябрь уртасында, ә өлкәне октябрьнең беренче яртысында килә.

Метеоролог бәяләвенчә, Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә сентябрь «барлык күпьеллык параметрларга караганда ике градуска җылырак» булачак. «<...> көзге климат режимына акрын гына керү», — дип ачыклык кертте ул.

Тишковец октябрь турында белдергәнчә, бу ай да алтын көз белән сөендерә, чөнки һава температурасы көтелгән нормадан һаман да югарырак булачак.

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ»га Татарстанга әбиләр чуагы һәм алтын көз кайчан киләчәге турында аңлатма биргән иде. Моңа кадәр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада сентябрьдә уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак була.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев