Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роспотребнадзор: Республикада битлек режимын гамәлдән чыгару планлаштырылмый

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте

Битлек режимы федераль дәрәҗәдә булган вакытта, Татарстан республикада әлеге режимны гамәлдән чыгарырга җыенмый. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Битлек режимы Россия Федерациясенең баш санитар табибы карарында беркетелгән. Әлеге карар РФ Юстиция Министрлыгында теркәлде. Шуңа күрә бу өлештә йомшаклык була икән, димәк, ул РФ баш дәүләт санитар табибы карары булачак», – дип белдерде Авдонина.

Искәртеп үтәбез, битлек режимы Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Кырымда һәм Россиянең башка төбәкләрендә инде гамәлдән чыгарылды. Ә бүгенге көннән ул Санкт-Петербургта да бетерелде.

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев