Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина: "Күңел һаман кайтырсыз дип көтә"

Җырчы социаль челтәрләрдә моннан дүрт ел элек юл фаҗигасендә вафат булган иң якын дус кызларын искә алган

"Дүртенче язымны сездән башка каршылыйм, кызларым. Еллар үтә... Күңел һаман кайтырсыз дип көтә. Канатларны каерды язмышлар", – дип яза ул уртак фотоларын куеп.
Римма бер көндә апалы-сеңелле кебек яшәгән иң якын дус кызын югалта. 2018 елның 16 апрелендә җырчы Чүпрәледә концерт куя. Бу вакытта дус кызлары - Энҗе Сәлахова белән Наилә Ишморатова, Риммага әйтмичә генә, аның аның янына җыеналар. Сюрприз ясап сөендермәкче булалар. Тик юл фаҗигасенә юлыгып, икесе дә һәлак була. Римма озак вакытлар дус кызларының үлемендә үзен гаепли.  Җырчы иптәш кызларының әти-әниләре белән якын аралаша, балаларына көченнән килгәнчә ярдәм итә. Бу юлы да кызларның туган ягында мәрхүмәләрнең рухына багышлап Коръән ашы уздырганнар. Римма социаль челтәрләрдә иптәш кызларының балалары белән фотолар куйган.
"Сез генә җитмисез биредә, кызларым. Вакыт үтә… Балаларыгыз үсә, инде мине куып җиттеләр. Хәзер иң мөһиме балаларның бәхетле һәм сау-сәламәт булуы. Әмма күңелгә бик авыр", – дип яза җырчы.

 

чыганак:ИТ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев