Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Кузнецовадан солянка рецепты

Мамадышта яшәүче Римма Кузнецова ял көннәрендә гөмбә җыя.

Ул алардан салат, солянка ясый, маринадлый, тозлый.
— Юл кырыйларыннан беркайчан җыймыйбыз. Урманга йөрибез. Анда белгән урыннарыбыз бар. Гөмбә күп түгел быел, шулай да, иренмичә эзләсәң табыла.  Чыршы ,нарат гөмбәсен  җыйдык.
Римма безнең белән  дә солянка рецепты белән уртаклаша. 
Гөмбәдән тәмле солянка
Моның өчен безгә 1 литр үсемлек мае, түгәрәкләп туралган 0,5 килограмм баллы борыч, 1,5әр килограмм суган, кишер, кыяр, помидор, озынча итеп туралган кәбестә, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы уксус, 300 грамм пешкән гөмбә, тәменчә тоз, борыч, дәфнә яфрагы кирәк булачак. Кызган майда иң элек кишерне кыздырабыз, аңа суган өстибез, берничә минут кыздыргач, кәбестә, шикәр комы салып, берәр сәгать пешерәбез. Катнашмага болгар борычы, кыяр, помидор, гөмбә, аш серкәсе, тоз, борыч, лавр яфрагы салабыз. Барысын бергә тагын 40 минут кайнаткач, банкаларга тутырып куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев