Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үри Чаллысы кызы Эльза Гордеева II дәрәҗә Лауреат дипломына лаек булды

Казан Дәүләт Мәдәният Институтында “Этномириада” конкурсының гала-концерты узды

Эльза Балык Бистәсе районының Ури Чаллысы авылы кызы. Хәзерге вакытта медицина колледжының 1 нче курсында белем ала. Ул кечкенәдән җырларга ярата. Төрле конкурсларда катнаша, күп кенә дипломнар, мактау грамоталары иясе. Җыр-моңга таланты кайчан күренә башлавы хакында аның үзе белән сөйләшеп алырга булдык:

“Ничә яшьтә жырлый башлаганымны төгәл әйтә алмыйм. Бик кечкенә чагымда ук, әти баянда уйнаганда, өйгә килгән кунаклар каршында жырлый идем . Шуннан башлангандыр инде җырлауларым.

Евдокия Толстова безне, башлангыч сыйныфта укыганда, 4 баладан “Айбагыр” ансамблен җыеп, конкурсларга йөртә башлады. Әле бүгенгедәй исемдә, Тәтеш районының мәдәният йортында беренче чыгыш ясаганыбыз.

Усә төшкәч, аерым гына да җырлый башладым, вокал-соло номинациясендә куп кенә дипломнарга лаек булдым. Ин зур уңышым “Туым җондозы” конкурс фестивалендә ике ел рәттән 1нче урынны алуым. Бу уңышларым өчен иң олы таянычым – әти белән әнигә рәхмәтлемен. Туган көн бүләге итеп, гитара алып биргән иделәр, уйнарга өйрәндем. Җыр-моң белән уралып укулар да җиңелрәк бара кебек. Тик торырга яратмыйм, өстәмә профессияләр үзләштерү курсларында да укырга вакыт табам, анда алган тәҗрибәләрем белән, студент кына булуыма карамастан, бераз акча да эшләргә тырышам”.

9апрельдә Казан Дәүләт Мәдәният Институтында — “Этномириада” халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгате иҗаты фестивале конкурсының гала-концерты узды. Эльза Гордеева “Милли көй башкару” номинациясендә катнашып II дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев