Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөри авылында яшь туристларны керәшен культурасы белән таныштырганнар

Җөри мәдәният йортында Мамадыш районының төрле мәктәп укучылары белән очрашу узган

Гасырлар дәвамында табигатьтәге еллык үзгәрешләргә, бабаларыбызның хуҗалык эшләренә һәм тормыш-көнкүрешенә бәйле рәвештә күп төрле йолалар барлыкка килгән һәм алар буыннан-буынга күчеп бара.
Шушы йолаларны киләчәк буынга калдыру максатыннан, Җөри мәдәният йортында "Көмеш тәңкә" керәшен фольклор коллективы туристлар кабул иткән.
"Безгә Мамадыш районының төрле авыл мәктәпләреннән укучы балалар җыелды. Аларны махсус автобуслар белән алып килделәр. Кунаклар керәшен халкының борынгы киемнәре, "Йөзек салу" йоласы белән таныштылар. Милли ризыклар белән чәй эчтеләр. Очрашу файдалы һәм күңелле булды", - дип хәбәр итте Җөри авылының мәдәният йорты хезмәткәре Римма Игнатьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев