Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыклары бергә җыелып сөйләште

Татарстанның дүрт район башлыгы - керәшен

22 январь көнне Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров белән Татарстан митрополиты Феофанның Рождество очрашуы узды. Владыканы Алабуга епискобы Иннокентий һәм Тихвин чиркәве настоятеле Алексей Колчерин озатып йөрде. Кунаклар башта Тихвин чиркәве белән таныштылар, аның хуҗалык биналарын карап чыктылар, мөмкинлекләрен барладылар. Митрополит күптән түгел бакыйлыкка күчкән протоиерей Пауал әтейнең каберенә чәчәкләр салды, аның җамагаты матушка Людмила һәм балалары белән күреште.

Очрашу Яков Емельянов исемендәге культура үзәгендә дәвам итте. Каршылаучы яктан кунакларга Яшел Үзән районы администрациясе башлыгы Михаил Афанасьев, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров кушылды. Культура үзәге җитәкчесе Людмила Белоусова кунакларны үзәк һәм аның мөмкинлекләре белән таныштырды.

Очрашу вакытында керәшеннәрнең этник һәм рухи культурасын үстерү; керәшен приходларының һәм атнакөн мәктәпләренең эшен җайга салу; керәшен җәмәгатьчелегенең Татарстан православ җәмәгатьчелеге, православ укытучылары форумнарында, региональ рождество укуларында катнашу мәсьәләләре күтәрелде, шулай ук, Яков Емельянов исемендәге культура үзәге белән хезмәттәшлек эшләрен көйләү турында сөйләшенде.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан керәшеннәрнең рухи мәдәниятен үстерүдә һәм халыкны агарту өстендә ирешкән уңышлары өчен Иван Егоровны II дәрәҗә Казан Алла Анасы иконасы епархиаль медале, Анатолий Ивановны III дәрәҗә Казан Алла Анасы иконасы епархиаль медале белән бүләкләде. Калган администрация башлыклары Архиерей Грамоталарына лаек булдылар. Үз чиратында, Иван Егоров Митрополитка революциягә кадәр керәшен телендә басылган, бик яхшы хәлдә сакланган Изге Китап бүләк итте.

Митрополит тарафыннан Мамадыш районында хакимият органнарының дини учреждениеләр белән эше үрнәк итеп күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев