Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Раиса Тимофеева беренче булып зур сәхнәдән керәшен җыруларын халыкка яңгыраткан

Югары Пәнәче мәдәният йорты музеенда танылган җырчының читекләре саклана.

“Мәдәният йортыбызга тарихи истәлеккә ия булган читекләрне безгә Рима апа Әлмиева алып килде. Апасы - Раиса Тимофеева әлеге читекләр белән төрле илләргә һәм Россиянең күп кенә шәһәр, авыллары буйлап гастрольләргә йөргән. Матур һәм моңлы тавышлы Раиса апа республикабызда танылган җырчы.
Раиса Тимофеева артист тормышының бөтен әчесен-төчесен татыган, кырык ел буена ат, трактор чанасында, машина әрҗәсендә, районнан-районга, авылдан-авылга йөреп кеше күңеленә нур, җылылык таратып йөргән җырчы.
Ул - үзешчән сәнгатьтән профессиональ җырчылар сафына баскан шәхесләрнең берсе. 1950 елда ТАССРның 30 еллыгы уңаеннан үзешчән сәнгать буенча республика смотр-бәйгесе уздырыла. Раиса Григоревна биредә “Гөлләр үсә” җыры белән зур уңыш казана һәм бу җыр аңа олы сәхнәгә юл ача. Казан музыка училищесын тәмамлый. 1958 елга кадәр ТАССРның дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы була. 1986 елга кадәр Татар дәүләт филармониясе артисткасы. Бик сирәк очрый торган, тирән яңгырашлы, кеше күңеленә үтеп, җан җылыта торган, уникаль контральто тавышына ия җырчы, киң күләм тамашачының мәхәббәтен тиз яулый.
Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова кебек татар эстрадасының күренекле артистлары белән беррәттән дөнья буйлап гастрольләрдә йөри. Алай гына да түгел, ул зур сәхнәдән керәшен җыруларынын беренче булып халыкка яңгыратучы, аларны пропагандалаучы да.
Раиса Григорьевна 40 ел буена татар җыр сәнгатен үстерүгә хезмәт куйган кеше. Сәхнәдән киткәч тә, үзенең акыллы киңәшләре, вакыт-вакыт тәнкыйть сүзләре белән шул дөньяны даими кайгыртып торган.
Бер кеше дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән шул. Раиса Григорьевна 2013 елның 12 маенда чын дөньяга күчте. Үзе арабызда булмаса да, аның якты образы хәтерләрдә озак сакланыр”, – дип яза
мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина “Зәй офыклары” газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев