Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына йөрәк түрендә кадерләп йөртми икән

Кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән! Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбендә  Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре ничек узуы хакында мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Евдокия Никитина хәбәр итте.
"Безнең мәктәптә уналты бала укый. Аларның өчесе — чыгырылыш класс укучылары. Бу укучыларын олы тормыш юлына озата мәктәп. Тынгысыз иртә, чәчәкләр "диңгезе", укучылар, әти-әниләр, дулкынланулар... һәм саубуллашу.  Ак алъяпкычлар аклыгы гомергә юлдаш булсын, ак юллар балаларга! 
 Элек мәктәбебездә бик күп бала укыган. Йөзәр бала чыгарылган еллар да булган. Хәзерге вакытта мәктәп тугызъеллык булып эшен дәвам итә. Капиталь ремонт ясалган, матур, җылы, зур. Бик профессиональ, үз эшләрен яратып башкаручы укытучылар эшли. Коллектив бик дус, тату, бердәм гаилә кебек. Быел ике укучы беренче класска керергә тиеш. Мәктәбезнең директоры — Аргаков Александр Михайлович. Ул күп еллар район мәгариф системасында эшләгән белгеч", - диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев