Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауда Эквадордан килгән индеец үз тамашачысын җыйды

16 июльдә Мамадыш районы Җөри авылы янында үткәрелгән «Питрау – 2022» керәшен мәдәнияте фестивалендә чит ил вәкиле Аурелио Морэта катнашты.

“Кряшен чибяре”ннән чыгып “Җәшләр җыены”на баруым булгандыр, колагыма матур көй ишетелде. Шул якка юнәлдем. Карасам, Казанның Бауман урамында еш очратырга мөмкин булган индеец Аурелио Морэта икән. Аның кулындагы сампоньядан (берничә рәт тигез итеп тезелгән төрле озынлыктагы торбачыклардан торган уен коралы) сихри көй агыла иде... Кайчандыр, акча эшләү өчен, Эквадордан китәргә мәҗбүр булган, шактый илләрне гизгән ул. Урамда үз төркеме белән чыгыш ясап көн күргән. Бу индеец – кена, сампонья, панфлейта кебек милли уен коралларында уйнавы төшерелгән видеолар аша социаль челтәрләрдә танылуы, “Россия-1” телеканалында Андрей Малахов алып барган “Песни от всей души” тапшыруында катнашуы белән дә билгеле. Бүгенге көндә Аурелио гаиләсе белән Татарстанда яши, хатыны – Сургут татары Юлия.

“Җөридә беренче ел чыгыш ясавым түгел. Төрле районнарда үткәрелгән Питрау бәйрәменә барганым булды. Бәйрәм атмосферасы, кешеләрнең ачык күңелле булулары, тамашачыдан җылы эмоцияләр алу җаныма рәхәтлек бирә. Татарстан – бәйрәмнәргә бай төбәк. Гадәттә, бәйрәмнәр турында интернеттан беләм, яисә кешеләр үзләре чакырып язалар”, – диде Аурелио Морэта.

 

Чыганак: видео 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев