Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау мәхәббәткә юл сыза

Мәхәббәткә багышлап шигырьләр, хикәя, повесть, романнар иҗат ителә, көйләр языла, фильмнар төшерелә. Аның турында җырлыйлар да, бииләр дә. Ә нәрсә соң ул мәхәббәт? Җөридәге Питрауда мин әнә шул мәңгелек сорауга җавап таптым кебек...

Мамадыш районының Җөри авылы янында урнашкан Тырлау аланында үткәрелгән керәшен мәдәнияте фестивалендә беренче генә катнашуым түгел. Ләкин быел Питрауга Мамадыш мирасын күңелендә кадерләп саклаган бала буларак кына түгел, ә редакция хезмәткәре буларак бардым.

Чиркәү календаре нигезендә Питрау бәйрәме изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә билгеләп үтелә, ул 12 июльгә туры килә. Җөридә исә, Питрау көне керәшен мәдәниятенең республика күләмендәге фестивале буларак бәйрәм ителә. Мәҗүсилек чорында ук бу бәйрәмнең Җөридә җыен итеп уздырылуы билгеле. Егетләр һәм кызлар үләннәр җыярга урманга йөргәннәр, шулар белән өй эчен һәм капкаларны бизәгәннәр. Питрау көнендә корылган гаиләләр нык була дип юралган. Шулай ук, Питрау бәйрәмендә, традиция буенча, соңгы җәйге уеннар оештырылган, аннан соң авыл халкы урып-җыю эшен башлаган.

Күңелләрне тоташтырып

Җөридә күптөрле кызыклы күңел ачу чаралары оештырылган иде, һәркем җанына якын шөгылен таба алды. Кунаклар өчен чигү, балчыктан савыт ясау, агачтан сувенирлар әзерләү буенча мастер-класслар үткәрелде. Бәйрәм тантанасына кадәр үк, аландагы Җөри җәрминкәсе үзенең эшенә керешкән иде. Шуңа да беренче эш итеп матур әйберләр карарга киттем, кызлар аның ише нәрсәләрне яратуы сер түгел. Җәрминкәдәге сәүдә рәтендә кул осталары тарафыннан әзерләнгән сувенирлар күп булды. Ләкин бераз күңел төште, керәшеннәрнең муен бизәгечен – тамаксаны күрергә теләгән идем. Тамакса ясаучы бер генә оста да очрамады, кызганыч.

“Керәшен ишегалды” мәйданчыгында Татарстанның төрле районнары белән таныштырган алты йорт корылган иде. Мәсәлән, Питрау мунчасы белән Мамадыш районы таныштырды. Питрау алдыннан, 11 июль көнне, яңа гына гаилә корган парны мунчага керткәннәр. Элек-электән халык Питрау мунчасының кешегә көч, сихәт бирүенә ышанган.

Һәр кергән йортта каршы алучыларның кунакчыл булулары, яратулары йөзләрендә чагылган. Бүгенге журналистны заманча аппаратураларсыз күз алдына китереп булмый: һәрвакыт диктофоны да, камерасы да үзендә. Гел элемтәдә булырга кирәк. Телефонымны зарядкага куяр өчен итекләре белән дан тоткан Кукмара районының Чура авылындагы “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбле тарафыннан оештырылган йортка тукталдым. Лариса Александрова, Лидия һәм Зөлфия Азиналар күрсәткән сый-хөрмәт күпләрнең күңелләренә сары май булып ятты, мин дә битараф кала алмадым. Пирмәнкә, тәбикмәк, дурычмак, бавырсак, чәлпәк – нәрсә телисең, ал да сыйлан. Ә үлән чәенең тәмлелеге... шунда ук әбием әзерләгән шифалы чәйләр исемә төште. Кыскасы, дүрт сәгатьлек юлдан соң, көч җыю булды бу.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылының дан тоткан чигүчеләре бизәгән йортка кергәч, күзем түтиләрнең тамаксаларына төште. Тамаксаларның гади генә түгеллеген аңладым. Һәркемнең муен бизәгече үз әнисеннән калган мирас икәнен белдем. “Гаиләдә җиде бала үстек. Чигәргә ун яшь тулгач өйрәндем. Оныгымны да өйрәтәм. Питрау көнендә кырык бер төрле үлән җыябыз. Питрауның икенче атнасында, безнең якларда корман боткасы пешерү йоласы да бар. Авылыбызда әлеге йоланы үтәр өчен махсус урыныбыз билгеләнгән”, – дип сөйләде Ольга түти.

Билгеле булганча, Балык Бистәсе шәл бәйләүчеләр ягы буларак танылган район. Шуңа күрә дә Балык Бистәсе белән таныштырган йортта йон эрләү күрсәтелде, йон эшкәртелгән вакытта җырлана торган җырулар яңгырады. Алабуга районының Шүрнәк авылы умартачылары кунакларга берничә төрле бал әзерләп алып килгән иде. Биредә кунакларга иманнар һәм ару сүзләр язылган бүләкләр дә өләштеләр. Бәйрәмгә Россиянең Чиләбе өлкәсеннән, Башкортстан, Удмуртия һәм Мари Иле республикаларыннан да килделәр. Чиләбе өлкәсе белән таныштырган Нагайбәк районының “Ностальгия” фольклор ансамбле йортында, Владимир һәм Юрий Деняевлар үзләренең агачтан ясалган савыт-сабалар күргәзмәсен оештырды. Ә Удмуртия республикасыннан килгән Елена Кузнецова мине иван-чәй белән сыйлап кына калмады, үзенең чәй әзерләү сере белән дә таныштырды. Мари Иле һәм Башкортстан фольклор коллективлары мәртәбәле кунакларны җырлап каршы алды.

Бәйрәм илебезнең төрле төбәкләреннән килгән илледән артык керәшен фольклор ансамбльләре катнашуы белән дә истәлекле булды. “Питрау – 2022” бәйрәмендә Татарстаннан һәм Россиянең бик күп төбәкләреннән фольклор коллективлары катнашты. “Фольклор коллективлар ел саен ерак араларны узып, якын итеп киләләр. Сәхнәдә матур җырларын башкаралар. Быел да яңа матур җырлар тыңладык. Алга таба да, фольклор коллективларга уңышлар теләп, матур җырлары яңгырасын дигән теләктә калабыз”, – дип әйтте Җырчы Җәкәү җорты балетмейстеры Марина Казакова.

Тантана мизгелләре

Питрау бәйрәме көндезге сәгать дүрттә “Айбагыр” балалар мәйданчыгында башланып китте. Бер сәгатьтән соң ат чабышлары үтте. Питрау җыены рәсми рәвештә кичке алтыда ачылды. Төп мәйданда керәшеннәрнең тарихына, мәдәниятенә, йола-гадәтләренә багышланып театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Пролог өлешенең хедлайнеры “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле булды. “Капка ачтыру”, “сандык сату”, “каз бүлү” кебек туй йолалары аша керәшеннәрнең кунакчыл, җор телле һәм моңга бай икәнлеген күрсәттеләр. Зур-зур поднослар белән казын да, пирмәнкәсен дә чыгардылар; кода-кодагыйлар кара-каршы җыру да әйттеләр. “Керәшеннәрнең асыл кошы – күке”, – диде “Питрау” туеның аргышы Җаграп. Уен-көлке белән әйтелсә дә, мондый юморны һәркем аңлаганмы икән?.. Керәшеннең асыл кошы – сандугач! Озаклап салмыш булып уйнаулары, аларның бер-берсенә “биргәләп” алулары күрсәтелгән эпизодларның, тамашачыны “ку-ку” дип кычкыртуларының мәгънәсенә төшенеп җитә алмыйм әле...

Елның иң көтелгән бәйрәменә меңләгән халык җыелды. Кунаклар арасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та булды, ул Җөридә Питрауның 24нче мәртәбә зурлап үткәрелүен әйтте: “Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәменә без һәрвакыт рәхәтләнеп барабыз. Барган саен бәйрәмне зурлап, матур итеп үткәрүләренә сокланабыз. Бүген дә Питрау бәйрәме бөтен республикабыздан һәм Россиянең бик күп регионнарыннан килгән кунакларны җыйды”.

“Питрау – җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме. Бәйрәмнең үзенә генә хас булган аерым энергетикасы, чын йөрәктән чыккан моңлы җырлары һәм дәртле биюләре беркемне дә битараф калдырмый”, – дип каршылады кунакларны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.

Питрауның төп оештыручысы, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров республикабызның күпмилләтле булуына басым ясады: “Бу арада төрле милли бәйрәмнәр үткәрелде. Барысы да календарь бәйрәмнәре белән бәйле. Питрау традицион милли бәйрәмнәрне йомгаклый, шуңа күрә көч-куәт алырга ашыгыйк. Бәйрәмебезне оештыруда катнашучыларга зур рәхмәт. Барыгызны да бәйрәм белән”.

Питрау флагын 2021 елда “Кряшен чибяре” титулын яулаган Лиана Самойлова, Питрауның абсолют батыры Радик Сәлахов һәм Мамадыш районының хөрмәтле гражданины Михаил Егоров күтәрде.

Сөйгән ярлар кавыша

“Димче” танышу аланындагы димче ролендә, һәр елдагыча, Аграфена Васильева иде. Үз парыңны табарга теләсәң, анкета тутыру яисә телефон номерыңны язып калдыру да җитә. Питрауда димченең эшчәнлеге концерт-шоу форматында оештырылды. Кич дәвамында әлеге “Димче” почмагында җырлар яңгырап торды, кунакларга “Мәхәббәт шалашы”на кереп теләк теләргә тәкъдим ителде. Шалашка керүче кешеләргә теләкне дөрес һәм төгәл итеп теләргә кирәклеге турында да әйтте Питрау димчесе. Ә менә “Җәшләр җыены” мәйданында бер-берсен тапкан яшь пар кавышырга да өлгерә язды. “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәтенең активисты Вадим Киселев сөйгәне Светлана Фадеевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Вадим белән Света 2014 елда “Бәрәкәт” хәрәкәте активистларының очрашу кичәсендә танышканнар. “Ул вакытта мин, беренче курс студенты, керәшен яшьләре хәрәкәтенә кушылдым, ә Вадим инде “Бәрәкәт” активисты иде”, – дип сөйләде Света. Аларның кәбен койдыру исәбе дә юк түгел. “Алла боерса, туебызны үзебезчә, керәшен йола-гадәтләре белән үткәрәчәкбез”, – дип өстәде кәләш.

“Кияүгә чыгарга тәкъдим ясауны көздән үк уйлап йөрдем. Яз җитүгә, әзерләнә башладым. Ләкин командировкаларга еш җибәрелүем сәбәпле, әзерләнергә вакыт җитми иде. Дустым Алексей Дмитриевка (“Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәтенең җитәкчесе – авт.) сөйләгәннән соң, ул миңа тәкъдимне Җөри Питравы сәхнәсендә ясарга киңәш итте. Сәхнәдә тәкъдим ясау идеясе шулай туды”, – дип уртаклашты үзенең айлар буе сер итеп саклаган хыялы белән Вадим.

Кияүнең туган көне дә Питрауда икәнен белгәч... Бәлки, язмыш шул көнне көттергәндер? Очраклы хәлләр булмый, дип юкка гына әйтмиләр бит. Язмышка ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше. Ә Вадим белән Светага бәхет телик!

Алиса Әһлиева фотосы

Татулыкта – бердәмлек

“Җәшләр җыены”ның махсус кунаклары җырчылар Илмира Нәгыймова белән Марат Яруллин булды. “Хөрмәт итеп, яратып, шундый зур бәйрәмегезгә чакырганыгыз, күңел җылысы белән каршы алганыгыз өчен рәхмәт”, – диде Илмира Нәгыймова. Җырчы Илдар Насыйров Җөри авылында үткәрелә торган Питрау бәйрәмендә икенче мәртәбә катнашуын әйтте. “Керәшен җыруларына мәхәббәтне дустым Татьяна Ефремова уяткандыр. Ул миңа берәр керәшен халык җырына яңа аранжировка ясап, шуны үземә үк башкарырга киңәш итте. Узган елда репертуарыма нагайбәкләрнең “Париж” җыры кертелде, быел исә керәшеннәрнең легендар халык җыры – “Маруся”, – дип сөйләде Илдар Насыйров.

Бәйрәмдә Эквадор вәкиле дә үз тамашачысын җыйды. “Кряшен чибяре”ннән чыгып “Җәшләр җыены”на баруым булгандыр, колагыма матур көй ишетелде. Шул якка юнәлдем. Карасам, Казанның Бауман урамында еш очратырга мөмкин булган индеец Аурелио Морэта икән. Аның кулындагы сампоньядан (берничә рәт тигез итеп тезелгән төрле озынлыктагы торбачыклардан торган уен коралы) сихри көй агыла иде... “Җөридә беренче ел чыгыш ясавым түгел. Төрле районнарда үткәрелгән Питрау бәйрәменә барганым булды. Бәйрәм атмосферасы, кешеләрнең ачык күңелле булулары, тамашачыдан җылы эмоцияләр алу җаныма рәхәтлек бирә. Татарстан – бәйрәмнәргә бай төбәк. Гадәттә, бәйрәмнәр турында интернеттан беләм, яисә кешеләр үзләре чакырып язалар”, – диде Аурелио Морэта.

“Туганайлар”ның – үз мәйданчыгы

“Туганайлар” газетасының 20 еллык юбилее уңаеннан “Питрау – 2022” фестивалендә редакциянең аерым мәйданчыгы оештырылды. Редакция хезмәткәрләре бәйрәм кунаклары өчен викторина әзерләде, бәйрәмдә аны газетабызның верстальщик-дизайнеры Фирдания Сабирова үткәрде. Аңлашыла ки, сораулар “Туганайлар” газетасы белән бәйле булды. Җиңүчегә редакция логотибы төшерелгән панама белән футболка бүләк ителде.

Язмамның башына кайтып, үзем үк биргән сорауга җавап языйм әле. Мәхәббәт ул – чиксез галәм. Төрле ил вәкилләре белән милли бәйрәмнәребездә җыелуыбыз моңа дәлил түгелме? Күңелеңә якын булган шөгылеңне яратып башкару... яисә бер дә таныш булмаган кешегә ярдәм кулы сузу дәлил була алмыймы?.. Күңелләребезгә нур, җаннарыбызга җылылык өстәп, җәй челләсе кебек кайнар йөрәкле яшьләрне үз сөйгәннәре белән очраштыра-кавыштыра торган олы милли бәйрәм Питрау шуңа инандырды: дөнья белән мәхәббәт идарә итә. Бу – тормышның мәңгелек кануны.

Язмамны алман язучы-публицисты Жан Поль сүзләре белән йомгаклыйм: “Дуслыкка һәм мәхәббәткә омтылмаган кеше шуларны югалткан инсаннан мең мәртәбә бәхетсезрәк”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев