Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Петровкалыларның гозерләре күп

Җыенда катнашучы җитәкчеләр җирлек халкының күп санлы сорауларына җавап бирделәр

Петровка Завод авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде. Анда катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Айдар Хөснетдинов җирлектә узган ел башкарылган эшләр, агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. “Сарман” агрофирмасы вәкиле Айдар Хәйретдинов агрофирма эшчәнлегенә тукталды. Полициянең участок инспекторы Ләззәт Хәсәновның чыгышы райондагы, участоктагы криминоген хәл турында иде. Район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова районның узган елгы социаль, икътисади эшчәнлеген яктыртты. Иң соңыннан алдынгылар бүләкләнде. 

Җыенда катнашучы җитәкчеләр җирлек халкының күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Халыкны: “Кирәкле даруларны ФАПка алып кайтып сатуны оештырып булмыймы?”, “Авылда ни өчен су колонкалары юк?” кебек сораулар, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү, спортзалны эшләтү, вафат булган якыннарны моргка алып бару һәм башка мәсьәләләр борчый. 

 Җыенда катнашучы җитәкчеләр шулай ук җирлектә яшәүчеләрнең кул эшләреннән оештырылган күргәзмәне дә кызыксынып карадылар.

Сарман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев