Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пар канатлы чакны хәтерләтеп...

Яңа елда булган хәл

Яңа ел бәйрәме балачакта бер могҗизадай тоела, Кыш бабай да чын кебек иде. Әти-әнием колхозда эшләгәч, бүләкне Кыш бабай булып киенгән авылдашлар кертә иде. Ул вакыттагы конфетларның, шоколадларның тәмлелеге! Үзем кияүгә чыккач та, Яңа ел иң көтеп алган бәйрәм булып калды. Балалар бәләкәй чагында, бизәлгән ёлка астына ел саен бүләкләр куйдык. Кыш бабай исеменнән балаларга хатны үзем яза идем. Аллага шөкер, ике улыбыз да буйга җиттеләр. Әтиләре исән чакта, трактор алдылар. Әтисенең киңәшләрен тотып, тырышып эшлиләр. Мин үзем мәктәпнең башлангыч класс укучыларына 31 ел инде белем бирәм. Шунысы кызыклы, бала табу йортыннан мине булачак иремнең юрганына төреп алып кайтканнар. Күрәсең, өйдә бала юрганы булмагандыр. Мин аны армиягә озаттым. Ике ел көттем. Кайткач гаилә кордык. Ирем белән без 27 ел бәхетле гомер кичердек. Колхозда эшләгәндә, гел Мактау грамоталары алды, берничә ел рәттән, районның “Иң яхшы шикәр чөгендере үстерүче” исеменә лаек булды. Иремне авыр чир бер ел элек мәңгелеккә алып китте. Балалар: “Папа бит гел ёлка куя иде”,  – дигәч, йөрәгем сыкраса да, быел да елка бизәп куйдык. Пар канатым белән бергә яшәгән иң бәхетле елларымны хәтерләтеп, өй түрендә Яңа ел бәйрәменә бизәгән ёлкабыз утыра...

 

Елена КУДРЯШОВА.  Башкортстанның  Бакалы районы Яңа Илек авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев