Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы көн алдыннан авыл зиратларында өмәләр узды

Яз өмәләре табигатьнең яшәргән, ямьләнгән, яшеллеккә күмелгән чагына туры килә. Олы көн алдыннан авыл зиратларында чистарту-төзекләндерү эшләрен башкару – изге эш.

Теләче районының Тәмте авылында да авыл халкы җыелып зиратларны чистартканнар.

«Якыннарыбыз, авылдашларыбыз җирләнгән зиратны тәртипкә салдык. Алдан планлаштырганча, бик күп кеше кайткан иде. Шулай ук, безнең авылда батырларга һәйкәл куелган, аның тирәсендәге чыршылар арасыннан иске печәннәрне җыйдык. Изге эшләр эшләп, күңелләрне тынычландырдык.  Соңыннан, табын ясап, тәмле итеп чәйләр эчтек»,– дип хәбәр итте чыгышы белән Тәмтедән булган Мария Степанова.

Минзәлә районының Юшады авылыннан да бу хакта хәбәр алдык:

«Ел саен авылның территориясен җыештыру өмәсендә катнашырга теләүчеләр саны арта. Быел да зират территориясен җыештыру өмәсендә катнашырга теләүчеләр шактый җыелды. Күпләр, иртә таңга карамастан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән кайттылар. Өмәдә катнашучыларның иң яшенә 14 яшь булса, иң өлкәненә 88 яшь. Барысына да игелекле ярдәме һәм мәрхәмәте өчен рәхмәт белдерәбез, чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тыныч күк һәм бәхет телибез»,– дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Зәй районының Әхмәт авылы зиратында да зур эш башкарылган. Авылда яшәүчеләр дә, читтән кайтучы авылдашлары да җыелган әлеге изге өмәгә. Зиратны чистарту, карт һәм яңа үсеп чыккан агачлардан арындыру өчен балта, пычкы кебек эш кораллары белән килгәннәр.

Кукмара районының Пчеловод авылында да өмә ясаганнар. Алар болай яздылар: «Авыл халкы белән берлектә өмә ясап, зират киртәләре буялды, чистарту эшләре алып барылды. Мондый  игелекле эшкә халык бик бердәм катнаша, башлап йөрүче  Валя түтигә, авылдашларга зур рәхмәт!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев