Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы көн күкәе зур көчкә, могҗизага ия

Пасханың иң матур җоласы – кызыл күкәй. Күкәй буяу – яңадан туу, яңару, куаныч дигәнне аңлата

Бу көнне һәм алдагы бер ай буе православныйлар  бер-берсен "Христос терелеб торган! Чыннаб терелеп торган!" дип сәламли. 

Иисус Христосның үлгәннән терелеп тору сөенеченнән, балаларны кызыл күкәй белән  куандырганнар. Күкәйне элгәре бары тик кызылга гына буяганнар. Кызылны яңарыш, кан, кояш төсләре дип кабул иткәннәр. Хәзер инде, бүтән халыкларга карап, күкәйләрне бизәклиләр дә, төрле төсләргә буйыйлар да, наклейкалар да ябыштыралар. Күп як керәшеннәре күкәйне буйыйбыз дип тә сөйләшмиләр, “күкәй манабыз” диләр.

Карендәшләребез Олы көн күкәенең зур көчкә ия булуына да ышаналар. Бу турыда Мамадыш районының Дүсмәт авылында яшәүче Александра Васильева сөйләде. “Моннан шактый еллар элек безнең нигездә зур пожар булды. Шундый куркыныч, каралты-кура, иске өй яна, нишләргә дә белмим, елыйм. Шунда Олы көн күкәе искә төште. Мин һәр елны тәре алдына кызыл күкәй алып куям. Ул икенче Пасхага кадәр шунда тора, бозылмый. Тиз генә өйгә кереп, күкәйне алдым да, белгәннәремне укып, ут тимәгән яңа өйне һәм мунчаны әйләнеп чыктым да, күкәйне ут эченә аттым. Яңа өй белән мунчага ут кермәде. Мунча алачыгының тәрәзәләре ватылып, кызган кисәүләр кергән булса да, ул кабынып китмәгән. Мин моны шундый зур могҗиза – Олы көн күкәенең көче дип кабул иттем”, - дип сөйләде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев