Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы көн бәйрәме уеннары дәвам итә

Бакалы районы Ахман авылының мәдәният йортында өлкәннәр һәм балалар өчен Олы көн уеннары үткәрелгән

"Балалар һәм өлкәннәр актив рәвештә табышмакларга җавап эзләделәр, бик зур күкәй ясадылар һәм буялган күкәйләр белән уеннар уйнадылар", - дип язалар Ахман авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.
 Элек Олы көн бәйрәмен генә түгел, аннан соңгы  атнаны да күңел ачу белән дәвам иткән: әйлән-бәйлән уйнау, таган атыну, урам буйлап җырулар җырлап йөрүләр, халыкның бер-берсен котлаулар булган. Бу атнаның төп күңел ачу чарасы буялган күкәй белән уеннар.  Чөнки күп  халыкта күкәй – ул тормыш, табигать, җир, кояш уяну символы. Аруландырылган күкәйләрнең бер өлешен ел буе саклаганнар, ул янгыннан саклый, шулай ук, уенда матур буялган күкәйне откан кеше үзен ел буе сәламәтлек һәм байлык белән тәэмин итә дип ышанганнар.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев