Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов: “Без дә шундый ук халык, безнең дә җаныбыз сезнеке кебек”

Олег Фазылҗанов "Микулай" монодрамасында төп рольне башкарды

25 ноябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә үткән “Микулай” монодрамасына багышланган иҗат кичәсенең хейдлайнеры - Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов булды. Артист Микулай роле аша җиткерергә теләгән сүзләре, хис-кичерешләре белән бүлеште.

“Микулай роле аша мин: “Керәшеннәр дә нәкъ башкалар кебек халык. Безнең бер ким җиребез дә юк. Безнең дә җаныбыз нәкъ сезнеке кебек. Диндә түгел, күңелдә, йөрәктә бит хикмәт”, – дип ачып бирәсем килде. Мин бу максатыма ирештем дип уйлыйм”, – диде актёр.

"Микулай" Олег Фазылҗановның иң яраткан образларының берсенә әверелгән. “Артистның уйнаган спектакльләре күп була. Һәрбер уйнаган ролем дә кадерле, дигән сүзләргә ышанып бетә алмыйм. Микулай образын минем тормышыма керде дә утырды. Мин аннан берничек тә аерыла алмадым”, – дип бүлеште актёр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев