Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Нәнәем - күңел кояшым" конкурсының чираттагы катнашучысы - Алена Красильникова

Конкурс тәмамланырга санаулы көннәр калып бара

Җир йөзендә иң кадерле, иң изге кеше - әни, әнкәй, нәнәй, мама... Ничек кенә яңгыраса да, аның мәгънәсе үзгәрми. Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, тәмле ризыклары белән сыйлаучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена авырлык-шатлыкларны уртаклашучы, өебезнең нуры, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул!
Безнең кадерле әниебез-Барсукова Людмила Николаевна, 1971 нче елның 23 маенда колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. 1981 елда Әхмәт башлангыч, 1988 елда Кадер урта мәктәпләрен тәмамлый.
1993 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлап беренче югары белемен ала.
2000 елдан Кадер авыл җирлеге башлыгы урынбасары булып эшли. 2003 елда читтән торып Казан технология университетын тәмамлап, эше буенча икенче югары белемен алды. Эшендә дә, авыл халкы да әниебезне яраталар, хөрмәт итәләр. Аның хезмәтен бәяләп, 2019 елда ул Президентыбыз Р.Н. Миңнеханов кулыннан Рәхмәт хаты алды.
Әтиебез Алексей белән 26 ел бергә матур гомер итеп, мине, сеңлемне, энемне тәртипле, эшчән, игътибарлы, ихтирамлы итеп тәрбияләп үстерделәр. Мең-мең рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә сөенеп, бергә-бергә яшәргә язсын.
Шигъри җанлы, җыр-моңга гашыйк кеше ул -безнең әниебез. Без аны бик-бик яратабыз.

Әнинең җылы куллары
Иркәли, сөя безне.
Аның якты карашы
Яктырта өебезне.
Әнинең елмаюыннан
Күктә кояш көнләшә,
Йөрәкләргә көч һәм куәт
Һәммәбезгә өләшә.
Әнинең олы йөрәге
Бик күп серләрне саклый.
Аның барлык өметләрен
Алсак иде без аклый!

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев