Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Мельников авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау грамотасына лаек булды

Бүген, 6 февраль көнне, Казанда халыкара авыл яшьләре конгрессы ачылды.

Анда Татарстаннан, Россяиияең 50 субъектыннан һәм дөньяның 25 иленнән 200дән артык делегат катнаша. Аерым алганда,БДБ илләреннән, Германия, Мисыр, Конго, Индия Испаниия, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән.

Яшьләрне сәламлап, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров чыгыш  ясады.      “Дөньяның  теләсә  кайсы  илендә  яшьләр   – территорияләрнең  киләчәк  үсеше  ул.   Бүген  агросәнәгать комплексында үзләре  белән  инновацион  идеялар  алып  килә  торган   яшьләргә ихтыяҗ  зур. Шуның  сез    бүген биредә», - дип, мөрәҗәгать  итте   вице-премьер яшьләргә.

Карендәшебез – Алабуга районы Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы, Республика керәшен оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Николай Мельников та конгресста катнаша. Ул яшьләр арасында авыл туризмын да яхшы пропагандалый.

“Татарстан Республикасының авыл яшьләре” программасында актив катнашуы өчен Николай Мельниковны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Искәртеп  узабыз, Халыкара авыл яшьләре конгрессы үз эшен 6-8 февральләрдә дәвам итә. Чарада  25 халыкара һәм 20дән артык  федераль спикер катнаша. 

Фото:http://agro.tatarstan.ru/tat/
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев