Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Дунаевка 80 яшьлегенә «Форд» автомобиле ачкычлары тапшырылды

Николай Дунаевның 80 еллык юбилей кичәсе Г.Камал театрында аншлаг белән үтте.

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика бүләкләре лауреаты Николай Дунаевның 80 еллык юбилей кичәсе Г.Камал театрында аншлаг белән үтте. Кичәнең беренче бүлеге Николай Дунаевның театр сөючеләр күңелендә калган рольләрен искә төшерсә, икенче бүлеге артистны котлауларга корылган иде.

Николай Иванович Дунаев (Наил Дунаев) 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы буенча укыта. Профессор (2006).

Артист һәм педагог Николай Дунаевны дәүләт җитәкчеләре исеменнән рәсми котлау һәм аңа Президент бүләге булган «Форд» автомобиле ачкычларын тапшыру миссиясен бик дулкынланып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова башкарды.

Николай Дунаевны "Туганайлар" керәшен газетасы баш мөхәррире Людмила Белоусова котлап "өлкән карендәшебез", "ак дәдәбез" дип атады, артистны якташлары Зәй районы хакимияте вәкилләре генә түгел, Мамадышлылар да үзенеке кебек итеп котлады. Чөнки "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестиваленең иң матур бер бизәге булган "Керәшен чибәре" бәйгесенең алыштыргысыз жюри рәисе Николай Иванович икән. Татарстанның төрле дәүләт театрлары җитәкчеләре йә үзләре, йә аларның артистлары Наил Дунаевның укучылары булганга, аның педагоглык сыйфатлары ассызыкланды.

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры Николай Дунаевның дәүләт театры статусын алганнан соң беренче куелган "Сөясеңме, сөймисеңме?" спектаклендә (Флорид Бүләков) уйнавын искә алдылар, әлеге ролен Наил Дунаевка бер атнада әзерләргә туры килгән.

Сәхнәгә сабакташларын котларга Щепкинчылар чыгу мизгелен тамашачы алкышлар белән каршылады. Барлык сабакташлары исеменнән Николай Дунаевны якташы Рабит Батулла котлады.

Кичә азагындагы традицион рәхмәт сүзендә Николай Дунаев үзенең татар илендә яшәве белән һәм аның җитәкчеләре белән горулануын белдерде.

Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ»

Расих Фасхутдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев