Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наталья Вәлиәхмәтовадан шоколадлы торт

Телеңны йотарлык торт

Аны әзерләү өчен 3 күкәй, 1 стакан сөт, 1 стакан песок, 0,5 стакан айбагыр мае, чама белән ванилин алабыз. Барысын бергә кушып, яхшылап болгатабыз.

Шулай ук, аерым савытка 2 стакан иләнгән он, 2 аш кашыгы камыр күперткеч (пычак очында гына коры чәй содасы өстәргә дә була), 6 аш кашыгы какао салып, барысын бергә болгатабыз.

Шуннан соң, сыек катнашманы болгатудан туктамыйча, шушы онлы катнашманы аз-азлап салып бетерәбез. Яхшылап болгатканнан соң, өстенә 1,5 стакан кайнап торган су салып, тиз генә болгатабыз.

Уртача зурлыктагы табаны газ плитәсенә утыртабыз. Таба кызгач, шул майсыз коры табада әлеге катнашмадан юка тәбикмәкләр пешереп алабыз. Бераз суынгач, араларына крем сылый-сылый, сай тәлинкәгә тезәбез.

Мин үзем “Чиз” кремы яки каймаклы крем ясыйм. “Чиз” кремы түбәндәгечә ясала: 33 процентлы 300 грамм сливкины куерганчы тиз-тиз болгатам; 300 грамм эремчекле сырга 0,5 стакан песок һәм бераз ванилин кушып болгаткач, сливки белән икесен бергә кушам. “Чиз” кремына кайнатылган куе сөт (вареная сгущенка) кушканны балалар бигрәк ярата. Ә каймаклы крем өчен 20 процентлы 500 грамм каймак, 0,5 стакан песок, бераз ванилин һәм куертылган сөт (сгущенное молоко) кирәк.

Торт өстенә крем ягып, уылган шоколад вагын күп итеп сибәбез.

 

 

Наталья ВӘЛИӘХМӘТОВА,

Зәй районының Түбән Биш авылы мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев