Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мөслим районының Яңа Усы авылы керәшеннәре йолалары

Яңа Усы авылында яшәүче керәшен халкы борын-борынгыдыан килгән Нардуган, шыйлык (Сабантуй), чымырчыкай (корылык вакытында яңгыр теләү) кебек бәйрәм-йолаларны билгеләп үтә

Тормышларында дини бәйрәмнәрнең урыны зур. Керәшен халкының туйлары да үзгә. Кәләш милли нәкышләр белән бизәлгән сүрәкә (башның маңгай өлешендә йөртелә), ике колакны каплап куя торган чигәчә кия. Сүрәкә астына аны почмаклап күтәреп торучы мәләнчек киелә. Түшне көмеш тәңкәләр тезелмәсе – тамакса һәм аның билгә кадәр төшеп торган өлеше – дәүәт бизи. Колакларга сыргалар асыла, кулга тәңкәле беләзек кидерелә. Кияү белән кәләш туй барышында өстәл башында тыйнак кына утыралар. Туй бәйрәме исә кара-каршы урын алган кодагыйлар арасында бара. Алар бер-берсенә багышлап җырлар сузалар:

Тубылгы да агач озын булмас,

Тубылгылар аша юл булмас.

Яхшы ата-аналарның балалары

Кайда гына йөрсә хур булмас.

 

Җавап җыры:

 

Алъяпкычларым ал түгел,

Мин сөямен сезне – хәл түгел.

Мин сөямен сезне – хәлләр түгел,

Җаным ярып бирсәм – жәл түгел.

 

Һәр кунакка аеры җыр багышланганнан соң, яшьләргә чират җитә.

 

Бодайлар да чәчтем уңсын дип,

Буразналары тулсын дип.

Без бер ходайлардан бик телибез,

Бик бәхетле парлар булсын дип.

 

Мәҗлес ахырында тау итү (рәхмәт) җырлары яңгырый:

 

И, ашыңа, туганаем, и, ашыңа,

Дәүләт яусын синең башыңа.

Бүдәнәләр кебек юргалашып,

Бәхетләрең килсен каршыңа.

 

Ниһаять, саубуллашу җыры:

 

Ишегалларыңны себереп куй,

Алма тәгәрәтеп уйнарсыз.

Бу җырларымны тот исеңдә,

Безне сагынганда җырларсыз.

 

Керәшеннәр халык авыз иҗаты, җыр-моңга гаҗәеп бай. Яшьләр кичке уеннарга чыкса, туган табигатькә, тормышка сокланалар.

 

Карыйм ямьле, ямьле урманнарым,

Бормаланып ята юллары.

Киң урамда кызлар бер җырласа,

Яңрап китә Усы буйлары.

 

Мөслим районының Мөслим авылындагы “Туган як” музеенда сакланган материаллардан алынды. Тойгелде авылында яшәүче Дамир Идиятуллин язмасы. 1993 елда язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев