Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Микулай" монодрамасына багышланган иҗат кичәсе - фоторепортаж

25 ноябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Микулай” монодрамасына багышланган иҗат кичәсе булды

Кичәдә “Микулай” монопьесасы авторы, драматург, Татарстанның атказанган cәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев, спектакльне сәхнәдә куйган режиссёр Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, Микулай образын гәүдәләндергән актёрлар Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин катнашты.

Очрашуның алып баручысы Сөмбелә Вәлиәхмәтова булды. Ул кунакларга сораулар биреп, очрашуны әңгәмә рәвешендә алып барды. Тамашачылар да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Спектакльгә карата фикерләр генә түгел, аны тагын да камилләштерү өчен тәкъдимнәр дә яңгырады.

"Микулай" моноспектаклен ике вариациядә куярга теләгәннәр. Бу турыда Ренат Әюпов әйтте. "Монодрама бик масштаблы. Шунда спектакль репетициясе вакытында нишләп татар вариациясен дә эшләмәскә дигән фикер туды. Ягъни, Олег - керәшен, Фәнис татар вариантын уйнаячак. Шулай эшләп карадык, ләкин, бармый. Ул ничек язылган, шул мөхит, тел килеп чыкты. Микулайның язмышы барыбер өскәрәк күтәрелде", - дип сөйләде режиссёр.

Танылган композитор- музыкант Геннадий Максимов режиссёрның бу сүзләренә карата үз фикерен белдерде. "Башка халыклардан да образ алып шушы проблемаларны күрсәтергә була иде. Микулайны алып, безне-керәшеннәрне ачыбрак, тагын да халыкка якынайтканыгыз өчен рәхмәт әйтәсебез килә", - диде ул.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Алсу Фәйзуллина "Микулай" моноспектаклендә хорда җырлый. Кичәдә ул "Өмә көен" башкарып китте.

Кичәнең чакырылган кунаклары арасында Олег Фазылҗановның якташлары Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан "Нур" халык ансамбле дә булды. Ансамбль солдатка озату, "Ай лю-ли" җырларын җырлады.

Чарага мәртәбәле кунаклардан Татастанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев, галим Николай Максимов, галим, профессор Татьяна Дунаева, Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы ветераны Илья Михайлов килгән иде.

Тагын укыгыз:

Мансур Гыйләҗев: "Микулай" - безнең гаилә тарихы"

Тулырак "Туганайлар" газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев