Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеевскның туган якны өйрәнү музеенда тәбикмәк пешерү буенча мастер-класс булды

Музей директоры Константин Макаров мастер-класс, ә "Бигәш" һәм "Карендәшләр" ансамбльләре "Кунак каршы алу" йоласын күрсәттеләр

"Бигәш" һәм "Карендәшләр" халык фольклор ансамбльләре, республика керәшен иҗтимагый оешмасының Менделеевск районы бүлеге житәкчесе Валентина Мамакова, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк специалисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова, Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда кунакта булдылар.

Музейга килеп кергәч үк һәркайсыбызның күз алдына балачагы, әби-әниләрнең зур пич каршында чуенда, табада пешергән файдалы, хуш исле ризыклары килеп басты. Пичтә утынның ялкынланып януын, аның чаткыларын хәзер музейларда гына күреп була дигән уй йөрәкне сызып үтте.

Иң беренче "Карендәшләр", "Бигәш" ансамбле солистлары "Кунак каршы алу" күренешен күрсәттеләр. Алар керәшен халкының җор телле, ачык, кунакчыл һәм җыр-моңга бай матур йолалары барлыгына инандырдылар. Ансамбльләр чыгышыннан соң, музей директоры Константин Макаров иске йола-гадәтләрне искә төшереп, элекке замандагы пешерү ысуллары белән таныштырды.

Мастер-класста Константин Макаров керәшеннәрнең иң танылган ризыгы тәбикмәкне әбиләрдән калган рецепт буенча пешерергә өйрәтте. Шуннан кала ул щи, тары боткасын элек ничек пешерүләре хакында сөйләде.

Фото, видео: Виктор Япаев, Фрида Закирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев