Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марафончылар - чын патриотлар

1-21 март көннәрендә “Туганайлар” газетасы ВКонтакте социаль челтәрендә II керәшен марафоны оештырган иде. Катнашучылар марафон турында фикерләре белән уртаклаштылар.

Проектның максаты – керәшен язучыларының әдәби әсәрләрен, китапларын уку гадәтен булдыру, туган телне саклау, өйрәнү, йола-бәйрәмнәрне, милли мирасны, асылыбызны башкаларга күрсәтү һәм керәшен җанлы халкыбыз өчен янып-көеп йөрүче иҗатчыларны барлау иде.

Марафончылар 21 көн дәвамында көн саен үзләре укыган әсәрдән, яки шигырьдән иң кызыклы һәм файдалы өзекләрне ВКонтакте социаль челтәрендә, башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, төрле медиафайллар өстәп, #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары аша кереп, урнаштырдылар. Бу юлы марафонда 56 кеше катнашты, үткән елгыга караганда катнашучылар саны күбрәк булды. Димәк, керәшеннәр тарихы, язучылары турында белергә теләүчеләр саны арта. 

Марафонда иң күп катнашучылар быел да Мамадыш районыннан булды. Марафончыларның күпчелеге — хатын-кызлар, араларында өч ир-егет бар. Марафондагылар өчен ватсапта аерым төркем булдырган идек. Аларның күбесе икенче ел инде монда бер-берсе белән аралашып, киңәшләшеп торалар. «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия ГУБИНАның марафончыларга сүзләрен дә җиткерәбез:

— Сез язган язмаларны укыйм, видеолар карыйм. Күңел байлыгын арттыру өчен бик зур эш башкардыгыз! Нык арылган вакытларда Сез язганнарны укыгач, рәхәт була иде. Моны мин генә түгел, башка кешеләр дә, подписчикларыгыз да әйтә. Безнең марафонны хуплап алып, кушылганыгыз, шундый эчтәлекле язмалар куйганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт! Узган ел катнашып, быел да кушылганнар — чын патриотлар. Минем һәм керәшеннәр газетасы "Туганайлар"ның ныклы терәге сез! Лидия Пасыевага аерым зур рәхмәт! Быел инде, бәлки, оештырып булмас, дип йөргәндә аның бер сүзе җитә калды...

Катнашучылар үзләре марафон турында нинди фикердә соң?

Китап укырга җай чыкты

Алена ДУСМАНОВА, Тукай районының Борды авылы:


— Бу марафонның быел да үткәреләчге турында укыгач, ике дә уйламыйча, катнашырга булдык. Ә инде шартларын күргәч, өйдәге китапларны тагын бер кат укып чыгарга җай булды дип сөендек мама белән. Мама миңа бик нык ярдәм итә, аңа зур рәхмәт.

Марафончыларыбызда нинди генә китаплар юк икән. Менә шул китапларны, ничек тә булса, бер-беребез арасында алыш-биреш ясасак иде (копияләре, бәлки электрон вариантлары бардыр). Икенче тапкыр керәшенчә марафонда катнаша алуыма сөенәм, дәвамлы булыр дип өметләнәм. Ата-бабабыз — керәшеннәр, үзем дә керәшен. Балаларыбыз да «без керәшеннәр» дип, үсеп килә.

Шәхесләр турында яздым

Виктория ГАЗТДИНОВА, Мөслим районының Яңа Усы авылы:


— Марафонда «Үзегезнең язмаларны да куярга мөмкин» дигән шарт бик ошады. Яңа Усы дигән керәшен авылыннан булганлыктан, шул төбәкнең билгеле шәхесләре турында язу теләгем көчле иде. Үз дигәнемә ирештем, моның өчен «Туганайлар» марафонына зур рәхмәт. Мамадыш, Менделеевск, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Питрәч, Минзәлә һәм тагын күп яклардан карендәшләремнең язмалары, шагыйрьләр, язучылар, артистлар, геройлар, күренекле фән эшлеклеләре турында күпме яңалык булды. Марафонның төгәлләнүе минем өчен якын дустым белән аерылгандай булды, шуңа күрә озакка сузмый, тагын очрашырга язсын!

Үз видеоларымны куйдым

Лариса КИБЯКОВА, Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы:


— Марафон узган елгыга караганда җиңелрәк булды. Былтыр темасын белгәнче, ничек булыр, яза алырмынмы дип гел уйланып, куркып йөрдем.

Ә быелгысының максатын белгәч, сәхнәләштереп эшләнгән шигъри видеоларым күп, катнашырга кирәк дигән фикергә килдем. Марафонның һәр көненә диярлек, үзем эшләгән видеоларны куйдым, мин канәгать, үзем дә башкалар куйган язмалар, видеолар, талантлы кешеләр белән таныштым, үз тырышлыгымны да халыкка җиткердем. 

Талантларны барладык

Анастасия ШӘЙМӘРДӘНОВА, Лаеш районының Усад авылы:


— Былтыр марфонны күзәтеп бардым. Быел үзем дә катнаштым, бик сөендем! Марафончылар белән таныштым, язмаларын укып барырга тырыштым, бик яхшы, бик талантлы, көчле катнашучылар булуы куандырды. Киләсе елда да мондый марафон булыр дип ышанам. Марафоннар талантлы кешеләрне барлауга ярдәм итә, карендәшләребез үз фикерләрен кыюрак әйтә, теләге бар кешегә үз сәләтен, талантын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Олы яшьтәгеләрдән дә, яшьләр арасыннан да асыл затларыбыз барына күңел шатланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев