Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мансур Гыйләҗев: “Микулай – безнең гаиләбезнең тарихы”

Драматургның гаилә тарихы Югары Баграж авылы белән бәйләнгән

25 ноябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Микулай” монодрамасына багышланган иҗат кичәсе булды. Кичәдә “Микулай” пьесасы авторы, драматург, Татарстанның атказанган cәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев катнашты.

Мансур Гыйләҗев “Микулай” пьесасында ни өчен керәшен темасын яктыртуын аңлатты. “Безнең бабаларыбызны авыр елларда керәшен авылы сыендырган. Мирсәет бабабыз Зәй районының Югары Баграж авылында яшәгән. Авыл укытучысы булган. Минем әти – Аяз Гыйләҗев керәшен авылында үскән. Ул гомере буе безгә керәшеннәр, аларның гореф-гадәтләре, җырлары турында хөрмәт белән сөйләде. Гомер буе керәшеннәр дөньясында материаллар туплады. Без дә шушы авылга хөрмәт белән карадык. Бу әсәр үзеннән үзе килеп чыкты. Әсәрдәге күп кенә фактлар үзебезнең гаиләбезнең тарихыннан алынган. Ул заказ да түгел, нык уйнанып язган әсәр дә түгел”, – дип сөйләде автор.

Микулай образы да Багражда яшәүче кешеләрдән җыелган. "Язганда Микулай дустым, бөтен күрешеләребез искә төште. Микулайның беренче прототибы күршем Микулай булса, икенчесе – үзем. Әлеге образ бик нык минем язмышыма бәйләнгән", – дип аңлатты Мансур Гыйләҗев.

Мансур Гыйләҗев балачагы үткән Баграж авылын оҗмахка тиңләде. “Микулайда минем өчен бик мөһим урын бар. Анда минем персонажым әйтә: “Бөтен кеше оҗмах турында хыяллана, оҗмахны эзли, ә минем оҗмахта булганым бар, ул – минем балачагым”. Бу – минем фикерем. Минем дә оҗмахта булганым бар. Ул – минем әбием, бабам янына җәй көне Багражга кайту иде. Без анда ләззәт таба идек”, – диде ул.

Кичәдә спектакльне сәхнәдә куйган режиссёр Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, Микулай образын гәүдәләндергән актёрлар Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин да катнашты.

Фото: Культурный центр имени Я.Е.Емельянова

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/lep-terelgn-imche-pikla-ttдиде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле мизгеллэр телим. Ни очендер авыл исемен дорес язмаган автор, бэлки Мансур Гыйлэжев узенен кайсы авылга кайтып йоргэнен оныткандыр. Бабае Мирсэет абый Югары Баграждан Урта Багражга кучэ укытырга хэм шунда сонгы коннэренэ кадэр яшилэр тормыш иптэше белэн. Минэй чишмэсеннэн су эчеп, курше малае Николай Тазов белэн уйный Мансур Урта Багражда, этисенен яратып язган Чуал инеше буенда, Кызыл яр итэгендэ.