Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышлы Мишуриннар – “Иң шигъри гаилә“

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде

Әлеге конкурста Мамадыш районыннан Мишуриннар династиясе катнашты һәм “Шигъри гаилә“  номинациясендә җиңү яулады. Монда  3 кыз - Клара, Любовь hәм Елена үз гаиләләре белән катнаштылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез!

  • Бу бәйгенең исеменә сәнгатьле уку дип әйтү генә килешә микән? Һәр чыгыш ясаучы үз образында яши кебек. Татар халкы шулкадәр талантлы! Шундый сәләтле кешеләр булганда, бу халкының киләчәге бар. Мондый матур телне югалтып буламыни? Туган телне яратыйк, саклыйк. Киләчәгебез якты булсын, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Ул бәйгенең киләчәктә телевизион проект булачагын әйтте.

  • Бәйгегә сентябрь аеннан 15 декабрьгә кадәр барлыгы 3557 видеоязма кабул ителгән. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынган. Шуларның 40ы җиңүче булган.
  • Эшләрне түбәндәге жюри әгъзалары бәяләде: Айдар Фәйзрахманов, Фоат Галимуллин, Резедә СәләховаИлдар Кыямов һәм Илсөяр Иксанова.
  • Бәйгедә катнашучылар 1600 000 сумлык приз фонды өчен көрәште.
  • Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

"Нократ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев