Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Аланлы: "Айга менсәм, керәшен җыруларын җырлап төшәр идем"

Редакциябезгә танылган шагыйрә, үзешчән җырчы Людмила Аланлы килде. Тиз арада гына блиц-сораштыру үткәрдек. Сорауларыбызга бик теләп җавап бирде ул

– Сезгә нинди кешеләр  ошый?
– Миңа ягымлы, ачык күңелле, ихлас, сүзендә торучы, ялган сөйләмәүче кешеләр ошый.
– Ун елдан соң үзегезне ничек күрәсез?
 – Бу хакта бүген әйтә алмыйм, әйдәгез, ун елдан соң очрашыйк, шунда сөйләрмен.
– Тормышыгызда кызарырга мәҗбүр иткән бер мизгел?
– Андый нәрсәләр булмагандыр димим, шулай да, тиз генә нәрсәнедер исемә төшерә алмыйм.
– Мәхәббәткә ышанасызмы?
– Әлбәттә, мәхәббәткә ихластан ышанам, алай гына да  түгел, яратам.
Ак бәхетләр бүләк итәм сиңа,
Бүләк итәм сөю язмышын.
Бик кадерле, нәфис, ягымлы син,
Минем парым, минем аккошым.

– Тормышыгыздагы иң куанычлы вакыйга?
 Балаларым туган көн!  Аннан соң, дүрт яшьлек кызымның беренче тапкыр үзлегеннән өйрәнеп сөйләгән шигырен тыңлагач, ничек сөенгәнемне белсәгез! Григорий Родионовның "Дөнья сиңа килешә" шигырен шундый оста итеп сөйләде ул.   
 – Зәңгәрме, яшелме?
 – Ачык зәңгәр төс күңелемә якынрак.  
 – Тортмы әллә шашлыкмы?
– Шашлыкны  күбрәк яратам.
– Китаплар яки фильмнар? 
– Китапларым бик күп, балаларга да укырга тырышам. 
Мәктәптә ничек укыдыгыз? 
– Әйбәт кенә укыдым. Бер дә икеле билгесе алмадым дисәм, ялгышырмын, булгандыр... 
– Күз төсегез нинди? 
– Яшел.
– Яраткан музыка коралыгыз? 
– Гармун моңнарына бер ни җитми!
– Чәй яки кофе? 
– Без иртәбезне нәкъ менә хуш исле чәй белән башлап җибәрәбез.
– Лимонадмы әллә сокмы?
– Сок тәмле дә, файдалы да.
– Сайлау мөмкинлеге булса, кайсы илдә яшәр идегез?
– Беркая да китмим туган яктан, бәхет тулы тормыш бары тик үз илеңдә дип уйлыйм.
– Яраткан саныгыз?
– Алты.
 – Айга менсәгез, нишләр идегез?
– Керәшен җыруларын җырлап, биеп төшәр идем.
– Миллион сум акча тапсагыз, нишләр идегез?
– Башта табыйм әле аннары уйлармын. Алдан хыяллансам, табылмаска мөмкин.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев