Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Пронина: "Киленнәремне кайнанам үрнәгендә тотасым килә"

8 март - Халыкара хатын-кызлар көнендә уңган затларыбыз турында күбрәк сөйлисе килә. Лидия Ильинична Пронина - шундыйлардан. Бәйрәм алды көннәрендә үзе белән иркенләп әңгәмә корырга җай чыкты.

- Лидия Ильинична, һәркемнең чишмә башы туган авылыннан, нәсел-нәсәбеннән, әти-әни, әби-бабасыннан башлана. Үзегезнең нәсел-нәсәбегез, тамырларыгыз турында берничә сүз.

- Тумышым белән Питрәч районы Кибәч авылыннан мин. Биш балага гомер бүләк иткән папа белән маманың төпчек кызлары булып дөньяга килгәнмен.

Кибәч сигезьеллык мәктәбен 1984 елда бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Казан учетно-кредитный техникумына укырга кердем hәм 1987 елда аны да уңышлы тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтының экономика факультетында укуымны дәвам иттем. Балачагым, үсмер елларым бик бәхетле, мул тормышта үтте. Шуңа, папа белән мамага мең рәхмәтле булып, инде бүген  арабызда булмасалар да, гел хөрмәт белән искә алып яшим.

Папа, Спичков Илья Петрович, 1925 елгы, җиде класс белеме генә булуга карамастан, бик грамотный, авылыбызда абруйлы кеше булды. Гомер буе Питрәч районы “Совет” колхозында бригадир булып эшләде. Ай беткәндә төнлә утырып колхозчыларга наряд тутырулары, элеккеге төймәле исәп-хисап счетында алу-кушу, бүлү-тапкырлау кагыйдәләрен бик яхшы белүе белән истә калган. Туры сүзле, гадел кеше иде дип, ул чорда эшләгән кешеләр хәзер дә яратып искә алалар үзен.

Мама, Спичкова Анастасия Васильевна, 1929 елгы, Теләче районы Югары Мирәтәк авылы кызы. 1950 елда Кибәчкә укытучы булып килә дә, папа белән тормыш корып, бөтенләйгә туган авылыбызда төпләнеп калалар. Авылда безнең маманың хезмәт көче кермәгән бер генә гаилә дә юктыр. Ул ярты авыл кешесен укырга-язарга өйрәтте.

Без бүген биш бала, барыбыз да югары белемле, исән-саулар, гаиләле, үз тормышларыбыз белән яшәп көн күрәбез. Папа белән маманың ышанычларын аклап, балалар тәрбияләп, матур эшләр күрсәтеп, нәселебезне дәвам итеп яшәү рәвешебез -   үскәндә бирелгән тәрбиянең нәтиҗәсе, дип саныйм.

- Бер сүз белән әйткәндә, Сез Совет чорында туып, тәрбия алып, “үзгәртеп корылган” чорга аяк баскан кеше. Никадәр “үзгәрдегез”? Ничек заманага яраклаштыгыз?

- Әйе, мин Совет чоры баласы. Болар белән мин чын күңелемнән горурланам, чөнки безгә дөрес тәрбия бирделәр: туган илнең чын патриоты булырга, олыларны хөрмәт итәргә, кешеләрнең шатлык-кайгыларын утраклашырга, намуслы, эчкерсез, кешелекле булырга өйрәттеләр. Яңа чорга аяк бассам да, шул Совет чорында алган тәрбиямдә калдым. Кешелек сыйфатлары, чорга карамый, бертөрле булырга тиеш, дип саныйм. Гадел, тугры кешегә яраклашырга кирәкми бит аңа. Ул канга сеңә. Ә үзгәрү дигәндә, мин тагын да камилләштем. Кеше холкы, тәрбиясе белән үзгәрә алмый. Тик заман таләпләренә туры килерлек техниканы, технологияләрне үзләштерүем белән генә үзгәрдем. Ә үзем һаман да шул Кәвәл кызы Лидия булып калдым.

- Сез - җитәкче, уңыш-хөрмәт казанган бизнес-леди. Эш, гаилә, балалар тэрбияүләрне ничек уңышлы алып барып була? Минем белүемчә, Сез алдынгы җитәкче генә түгел, уңган хатын, ике улга әни дә бит әле.

- 1998 елның 23 февраленнән Питрәчтәге “Ак Барс Банк”ның өстәмә офис җитәкчесе булып эшлим. Шул ук вакытта, Питрәч район Советы  депутаты буларак, районның депутатлар корпусының бюджет, икътисадый мәсьләләре буенча кабул итү комиссиясенең җитәкчесе вазыйфасын да башкарам. Эшемне бөтен күңелелем белән яратып эшлим, hәм hәр кешегә дә шушы бәхетне телим. Ак Барс Банк системасында барлык күрсәткечләр буенча офисыбызның беренче бишлектән төшкәне юк. Республика күләмендә, 21 ел дәвамында бит ул! Бу коллективыбызның профессиональ дәрәҗәдә эшәү нәтиҗәсе, дип саныйм. Команда белән эшләгәндә генә уңай күрсәткечләргә ирешеп була. Җитәкче буларак, үз өстемдә эшләргә, күп белергә, яшем баруга карамастан заманча киенергә, алдынгы технологияләрне өйрәнергә тырышам. Һәрвакыт матурлыкка омтылам. Олы кешеме ул, яки миннән күпкә яшьме -  уңай сыйфатларын күрәм икән, үземә үрнәк итеп алам. Белмәгәнемне оялмыйча сорыйм. Хата ясаудан түгел, бернәрсә дә эшли белмәүдән куркырга кирәк.

Бүгенге көндә ниндидер уңышларга ирешелгән икән -  аны гаиләмнең бөтенлегендә, улларымда күрәм. Көчемне яраткан кешем, тормыш юлында бер фикердә булып, кирәк вакытта киңәше белән ярдәм итеп бергә атлаучы ышанычлы иремнән алам. Улларым белән hәрвакыт горурланам, бүгенге көндә икесе дә гаиләле, үз тормышлары белән бик матур яшиләр. Олы улыбыз Михаил, КДУның юридик факультетын тәмамлап, Татарстан прокуратурасында бүлек прокуроры булып эшли. Тормыш иптәше Дарья шул ук системада прокурор ярдәмчесе. Икенче улыбыз Сергей, финанс-экономика институтын тәмамлап, Казанда банкта баш экономист булып эшли, ә киленебез Екатерина, Алла боерса, быел җәйгә Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый, булачак врач. Балаларыбыз – ирем Валентин Михайлович белән татулыкта, берлектә яшәгән 30 еллык тормышыбызның нәтиҗәсе, көзгесе дип әйтәсем килә. Шуның өчен Ходайга мең рәхмәтләр әйтеп, hәр туган көнемә шатланып, сөенеп яшим! Хатын-кыз өчен моннан да олы бәхет юк!

- Хатын-кызның бәхете ирдән, диләр. Килен кайнанасы туфрагыннан ярыла, дигәне дә бар...

- Халык белми әйтми ул. Заманында Талкышның бик затлы гаиләсе булган Прониннарга, аларнын бердән-бер улларына килен булып төштем. Үз өемдэ төпчек кыз гына булсам, кайнанам барлык туганнары алдында зурлап, һәрвакыт югарыда тотты мине. Яшьлек белән, урынына җиткереп бетермәгән эшләрем дә булгандыр, дип искә алып утырам хәзер.. Ә әни, эшләгән бар эшемне күреп, биргән кечкенә бүләгемне дэ зур итеп күрсәтеп, гел күңелемне күтәреп яшәде. “Матур киен, җиргә нык басып йөр, син бит безнең Валентин хатыны”, диеп, гел канатландырып торды. Ул вакытта туйлар өйләрдә уза иде, Прониннар ягыннан әни безне гел аргыш итеп куярга яратты. Бергә утырып, һәр кешегә багышлап, туй җырлары өйрәнә торган идек. Әти бигрәк тә үз итте. Үз заманында, әле бер иптәшемдә дә булмаган чорда, тунга кадәр тектереп кигезделәр. Ничек онытасың бу изге кешеләрне? Урыннары очтомакта булсын.

Нинди генә яхшы гаиләдә үссәм дә, тормыш юлында кемнәр белән кушылырга, югалып калмыйча, матур яшәргә өйрәнүдә аларның да өлеше зур булгандыр, диеп уйлыйм. Үземнең ике киленемне дә әни үрнәгендә яшәтәсем килә, алар бит безнең киләчәк. Кайнанамның никадәр зирәк булганын хэзер генэ аңладым...

- Җитәкче, хатын, әни, кайнана Лидия Пронина менә өченче ел инде Питрәч керәшеннәре оешмасын да җитәклисез. Ничек җитешәсез? Питрәч керәшеннәре тормышында нәрсәләр борчый?

- Вакытым тыгыз булуга карамастан, бу эш минем күңелемә, җаныма бик якын. Районыбызда, Республикада узган чараларда “Чулпы”, “Сәяр” керәшен ансамбльләре бик актив катнашалар. Керәшен Сәрдәсе мәдәният йортында төрле чаралар үткәрелә. Форсаттан файдаланып, аларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Эшлисе эшләр күп. Борчыган мәсьәләләр дә бар Питрәч керәшеннәре тормышында. Бердәмлек җитеп бетми безгә. Бер-беребезнең уңышларын күреп, аларга куана белмибез, хәтта hәр керәшен гаиләсе өчен “Туганайлар” газетасына язылу да зур проблема. Ә бит газета безне бер-беребез белән тоташтырып торучы бердәнбер басма, керәшен тормышының пульсын чагылдыручы нерв!

- Лидия Пронина нинди тормыш принциплары белән яши?

- Кайда гына, кем генә булып эшләсәң дә, кешене кимсетмичә, рәнжетмичә эшләргә кирәк. Ситуациягә карамый, һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле булып калырга тырыш. Һәр эшне вакытында эшлә! Кешеләргә күбрәк ярдәм итәргә, гади булып калырга. Олылыгың белән түгел, гадилегең белән бөек була белергә омтылырга кирәк. Тагын бер принцип: тормыш ул бумеранг кебек, игелек кылсаң да, зыян салсаң да, үзеңә кире әйләнеп кайтачагын онытма!

- Замана хатын-кызы, Сезнеңчә, нинди булырга тиеш?

- Һәр көн саен мине ничә күз каршы ала, озатып кала. Шуңа күрә, беренче чиратта, мин заманча зәвык белән киенә белергә тиешмен. Икенчедән, миңа сорау белән мөрәҗәгать иткән кешеләр, клиентлар белән ягымлы, матур сөйләшә белергә тиешмен. Кеше, үтенече булмаса, синең янга килми бит, якты йөзеңне, тәмле телеңне ник җәлләргә? Заманага карап үзгәрү дигән фикерне уңай кабул итмим, чөнки кеше,  “оясында” нинди тәрбия алса, тормышында да шуны дәвам итә.

Иң мөһиме: хатын-кыз, нинди генә тәхеттә утырса да, өендә ирен олылап, хөрмәт итеп, ир хатыны, балалар әнисе икәнен онытмыйча яшәргә тиеш. Тырыш булсаң, hәр эшне үз кулың аша уздырсаң гына, сине олы бәхет көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лидия Ильиничнанын хэр эйткэн сузендэ дореслек. Шэхсэн узем- аны бик хормэт итэм. Ана эш буенча да кинэш сорап морэжэгать итэм. Бервакытта да карышы килгэне юк.Рэхмэт сезгэ Лидия Ильинична.Эшегездэ зур унышлар телим.