Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова: «Роберт Миңнуллин килеп, «Ну, керәшеннәр, сез булдырасыз!» дип әйткәнен хәтерлим»

Бу сүзләрне халык җырчысы бөек шагыйрьдән 2007 елда ишетә.

Лидия Әхмәтова үз халкы өчен тырышып йөрүче шәхесләрнең берсе икәненә һәрдаим инанып торам. "Сәлам" ансамбленә йөри башлагач, аны башка яктан ача башладым. Тыштан ул бик таләпчән булып күренсә дә, чынлыкта, нечкә күңелле һәм бик гади.

Шулай, репетициядә утырганда, Лидия Алексеевна хатирәләрен яңарта башлады. Яздырып алмадым, кызганыч, хәтер буенча гына сезгә дә сөйлим:

“Әле 2006-2007 еллар иде. Шул вакытта Геннадий Михайлович (Макаров) белән танышып, ныклап эшли башладык. Керәшен көйләрен, җырларын зур публикага алып чыгучылар бик сирәк иде. “Бәрмәнчек” тә юк әле ул вакытта. Геннадий Михайлович белән җырлар яздыра башладык, видеолар төшердек. Һәм аларны әкренләп телевидениегә керттек. Интернетта эзләсәң, хәзер дә бар әле алар.

Берсендә шулай, 2007 ел, эстраданың популяр телевизион “7 йолдыз” фестивалендә катнашып карарга булдык. Мин, Геннадий Макаров, Георгий Ибушев, Виталий Агапов, районнардан ансамбльләр, “Сәйдәш” бию ансамбле – 60лап кеше булгандыр – керәшен халык җырларыннан торган попурри җыйдык та, зур сәхнәгә алып чыктык. “Суда балык йөзәдер”, “Чын-чын әйтәмен”, “Урманнарга керсәм” һ.б. Костюмнар тектереп, аранжировка ясатып, биюләрен, сәхнәдәге тамашаны әзерләдек. Нык әйбәт килеп чыкты.

Әле чыгыштан соң да, Роберт Миңнуллин яныма килеп, “Ну, керәшеннәр, сез булдырасыз!” дип әйткәннен хәтерлим”.

Лидия Алексеевна хәзер дә шулай – үз халкы өчен янып-көеп йөри.

P.S. Без ул видеоны таптык. Күз салырга тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев