Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ленино авылы түтиләре окоп шәмнәре ясыйлар

Яңа Чишмә районының Ленино авылында яшәүче бертуган Раиса Митрюхина һәм Татьяна Яковлева да игелекле эшләргә кушылырга карар иткәннәр.

Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде. Һәммәсенең теләге бер генә: солдатларыбыз исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын. Һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга тырыша.

"Раиса Митрюхинага – 75 яшь. Ул искиткеч иҗади кеше. Озак еллардан бирле үзе оештырган “Сурәкә” керәшен фольклор ансамблен җитәкләгән. Мәктәптә укытучы булып эшләгән 65 яшьлек сеңлесе Татьяна Константиновна белән алар бер авылда тату гомер итәләр. Һәр эшләре, бәйрәмнәре бергә үтә, шатлык-борчуларын уртаклашып яшиләр. Күңеле матур, яхшылыкка, изге эшлэргэ эзер торган авлдашларыбыз окоп шәмнәре ясарга да бик теләп тотындылар. Алар аны үз өйләрендә ясыйлар. Раиса Константиновнаның кияве өч тапкыр инде хәрбиләргә гуманитар ярдәмне илтеп тапшыруда катнашты. Окоп шәмнәре ясау өчен кирәкле материаллар белән волонтерлар да булыша”, – дип хәбәр итте туганнары Раиса Леонтьева.

"Бу шәмнәр солдатларга өй җылысы, куңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде”, – диләр Ленинода окоп шәмнәре ясаучы бертуганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев