Лена түтидән кабачки салаты
Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче Елена Васильева газета укучыларыбызга бик тәмле рецепт тәкъдим итә.
Кирәк: 4 кг кабачки, 2 кг помидор (икесе дә чистартылган), 8 данә болгар борычы, 2 баш уртача зурлыктагы сарымсак, 2 данә ачы борыч, 2 стакан шикәр комы, 2 стакан чистартылмаган сыек май, 4 аш кашыгы тоз, 4 чәй калагы уксус.
Кабачкины озынчалап, бик вак итмичә турыйсы. Калганнарын иттарткычтан чыгарып кайнатканнан соң, кабачкины салып, 40 минут пешерәсе һәм стерилләштерелгән банкаларга тутырып, ябып куясы. Әлеге порция 0,5 литрлы 12 банкага җитә.
Кышка икенче аш янына бирергә дә, болай ашарга да бик тәмле салат килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев