Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күзегез яхшы күрсен, дисәгез

Күз табибында тикшерелүнең, дарулар һәм яшелчәнең файдасы бар

Боларның барысы да бергә  үтәлгәндә генә күзләрнең күрү сәләтен саклап була.  Офтальмологлар әйтүенчә, составында лютеин һәм зеаксантин булган продуктларның күз үткенлегенә һәм, гомумән, сәламәтлеккә тәэсире зур,  аларны көн дә ашарга кирәк. Андый продуктларга куе караңгы төстәге   яшелчә, җиләк-җимеш һәм яфраклы салатлар керә.

Кара карлыгандагы кверцетин һәм рутин күздәге кан тамырларын ныгыта, шулай ук, атеросклероздан саклый.

Күкәй һәм эремчектәге селен күзнең челтәр катлавына уңай йогынты ясый. Фасоль, тунец, көнбагыш та селенга бай.

Аминокислоталарга бай баклажанның катарактадан файдасы бар. Ул әле үзәк нерв системасын да саклый.

Әстерхан (грецкий) чикләвегендәге Омега-3 өлкән яшьтәгеләрнең күз күрүенә әйбәт тәэсир итә. Матдәләр алмашынуны җайга сала.

Күздәге хрусталикка цинк файдалы, ә ул кунжут, күкәй, сыер ите, чикләвек һәм кузаклыларда бар.

Виноград составындагы расвератрол – организмның картаюын тоткарлый торган антиоксидант.

Составындагы какао 75 проценттан да ким булмаса, шоколад та ашарга ярый, андагы флавоноидлар күздәге кан тамырлары ныклыгы өчен кирәк.

Шпинатта да лютеин күп. Әмма шпинатны парда яки томалап пешереп ашыйсы.

Күздәге кан басымыннан тиаминның (В1 витамины) файдасы тияр. Ә ул бодай оныннан пешерелгән икмәктә, дуңгыз һәм сыер бөерендә, бавырында бар.

Сырганак (облепиха), чикләвек,  аводкада һәм үрдерелгән бодайдагы Е витамины күздәге кан басымыннан файдалы.

Әлбәттә, болар белән бергә, күзгә гимнастика ясарга, кояштан саклану (ультрафиолет  нурлардан да!) өчен кара күзлек кияргә  онытмагыз. Тәмәке тарту кебек начар гадәтләрдән  котылыгыз.

Күзләрнең үткенлеген саклау өчен, болардан тыш, табибка да күренегез.  Табиб белән киңәшләшкәннән соң, түбәндәге витаминнарны кулланырга була:   ретинол (А витамины); аскорбин кислотасы (С витамины); токоферол (Е витамины); тиамин (В1витамины); рибофлавин (В2 витамины) һәм В12 витамины.

Фото: unplash.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев